Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 нче подъездда һәм өлешчә 12 нче подъездда яшәүчеләрне кичә кич кунакханәнең конференц-залына Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев белән очрашуга чакырдылар.

«Куркынычсызлык буенча шик булган очракта, без сезне фатирларга урнаштыра алмыйбыз, – дип билгеләп үтте Илья Зуев. – 2 ноябрьдә «КАМАЗ» ААҖ заводы хезмәткәрләре һәм ветераннары заводның тулай торагында урнаштырылачак. Башка кешеләргә, гаилә составы, сезнең фатирыгызның мәйданы буенча, без башка вакытлы торак сайларбыз. Хәзер без төгәл локацияне әйтә алмыйбыз, логистиканы сайлау өчен, безгә сездән эш урыныгыз турынды мәгълүмат кирәк. Безнең бурыч – сезнең яшәү урыныгызны максималь рәвештә уңайлы итү».  

Шартлау вакытында зыян күргән кешеләрне фатир өчен түләү (ИК белән сорау тикшерелә), урнаштыру шартлары, матди ярдәм түләү кебек сораулар борчыды.

Һәр кеше белән әңгәмә үткәрелде, килеп туган хәлләрне хәл итүдә консультация һәм ярдәм күрсәтелде.

Сишәмбе, 2 ноябрь 2021, 10:25