Мы в социальных сетях

Шәһәр бюджетының үтәлеше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 аенда барлык финанслау чыганаклары буенча шәһәр бюджетына 8 млрд 697 млн сум кергән, шул исәптән үз керемнәре – 4 млрд 61 млн сум, бюджетара трансфертлар – 4 млрд 636 млн сум. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш темпы 124% дәрәҗәсендә.

«Агымдагы елда бюджетның керем өлешен үтәү уңай характерлана. 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үз керемнәре буенча фактта керү Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән еллык план күрсәткечләрен үтәүнең кирәкле күрсәткеченә 75% дәрәҗәсендә туры килә. Үз керемнәре буенча еллык план 77%ка үтәлгән, бу план күрсәткечләреннән 106 млн сумга артып китә, шулардан салым керемнәре буенча план 76%ка, салым булмаган керемнәр буенча 83%ка үтәлгән», – диде Светлана Мулюкова.

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларыннан шәһәр бюджетына керемнәр 32 млн сумга арткан.

Салым булмаган керемнәр арасында җир һәм мөлкәт өчен аренда түләвеннән кергән керемнәр, матди һәм матди булмаган активларны сатудан кергән керемнәр иң зур чагыштырма өлешне алып тора.

9 ай эчендә Яр Чаллы шәһәре бюджетына кергән керемнәр муниципаль учреждениеләрдә хезмәт хакын вакытында түләргә, коммуналь хезмәтләр һәм башка беренчел һәм социаль әһәмиятле чыгымнар өчен түләргә мөмкинлек бирде.

9 айда шәһәр бюджеты чыгымнары 8 млрд 215 млн сум, ягъни 69% тәшкил итте. Чыгымнарның төп өлеше – 67% бюджетның икътисадый структурасында хезмәт өчен түләүгә; 14% – шәһәр хуҗалыгын төзекләндерүгә һәм карап тотуга; 6% – коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм муниципаль оешмаларның биналарын карап тотуга; 3% – туклануга, медикаментларга; 10% – мәҗбүри түләүләргә һәм башка чыгымнарга туры килә.    

Дүшәмбе, 1 ноябрь 2021, 11:39