Мы в социальных сетях

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада бу көннәрдә кертелә торган яңа чикләү чаралары турында сөйләде.

30 октябрьдән, 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк изоляция 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кертелгән иде.

18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен QR-кодлар кайчан һәм кайда кирәк булачак?

18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, вокзаллар, автовокзаллар, аэропортлар территорияләрендә хезмәт күрсәтү, үзең белән алу һәм өйгә чакырту кебек хезмәтләрдән тыш, җәмәгать туклануы оешмаларында хезмәт күрсәтү өчен шәхси QR-кодларын күрсәтергә тиеш. 

QR-кодлар спорт һәм фитнес-үзәкләрдә, бассейннарда, аквапаркларда, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, 150 кв.метрдан артык сәүдә залы булган азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату объектларында, җәмәгать туклануы объектларына керү өчен кирәк булачак.

Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева оешма, шәхси эшмәкәрләр 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә учреждение эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле хезмәткәрләр санын үзләре билгеләргә тиеш дип хәбәр итте.

Нинди төр хезмәтләр күрсәтүгә тыю кертелә?

- тамаша чараларын, шул исәптән балалар өчен дә, шулай ук гражданнар катнашында башка чаралар үткәрүгә;

- вокзаллар, автовокзаллар һәм аэропортлар, торак пунктлардан читтә урнашкан юл сервисларыннан тыш, 23:00дән 6:00гә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүгә;

- төнге вакытта, даруханәләрдән, даруханә пунктларыннан һәм автозаправка станцияләреннән тыш, 23:00дән 6:00гә кадәр ваклап сату хезмәтләрен күрсәтүгә;

- күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә күңел ачу бүлекчәләре, бина эчендә урнашкан аттракционнар, букмекер конторалары, компьютер интернет-клублары, боулинглар, ломбардлар эшчәнлекләренә;

- ачык мәйданчыкларда товарлар сатудан тыш, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрүгә;

- төнге вакытта мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтүгә;

-балигъ булмаган затларның сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм комплексларында ата-аналар һәм законлы вәкилләр ярдәменнән башка керү һәм вакыт үткәрүгә;

15 ноябрьдән театрлар, кинотеатрлар һәм кинозаллар, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, спорт, мәдәни чаралар өчен бөтен җирдә QR-кодлар кирәк булачак. Раслау шәхесне раслаучы теләсә нинди документ, шулай ук фотографияле эш урыныннан белешмәләр белән башкарылырга мөмкин.

Өстәмә чикләүләр белән тулырак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарында танышырга мөмкин

Пәнҗешәмбе, 28 октябрь 2021, 14:46