Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

Яр Чаллы районара почтамты пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:

- 4 ноябрь урынына 2021 елның 2 ноябрендә (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

- 6 ноябрь урынына 2021 елның 3 ноябрендә (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

Башка көннәрдә - билгеләнгән график нигезендә, Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Эшләми торган көннәр игълан ителүгә карамастан, Республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен дә диярлек, өйдән чыкмыйча, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Шулай да фондка шәхси визит ясарга икән, кабул итүгә алдан ук гражданинның шәхси кабинеты аша яки контакт-үзәгенең телефон номеры буенча 8-800-6-000-000 язылырга кирәк.

Пәнҗешәмбе, 28 октябрь 2021, 14:43