Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча идарәсе Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эшләми торган көннәр билгеләү турында» 20.10.2021 ел, № 595 Указы нигезендә 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр салым түләүчеләрне шәхси кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү туктатылачак дип хәбәр итә. Күрсәтелгән чорда барлык кәгазьдә шәхсән китерелгән корреспонденцияне кабул итү Инспекциянең беренче катында урнашкан бокслар аша алып барылачак.

Россия Федераль салым хезмәтендә салым органнарының дәүләт хезмәтләрен алу һәм салым бурычларын үтәү контактсыз, электрон рәвештә элемтәнең телекоммуникацион каналлары аша башкару мөмкин, шулай ук рәсми сайт www.nalog.gov.ru һәм электрон сервислар аша: «Физик затлар өчен шәхси кабинет»; «Шәхси эшмәкәрнең кабинеты»; «Салым һәм пошлиналар түләү»; Салым калькуляторлары; «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү»; «Еш бирелә торган сораулар», «Шикаять турында белү» һ. б.

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «Физик затлар өчен шәхси кабинет»та формалаштырырга һәм раслый торган документлар белән бергә салым түләүченең теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә җибәрергә мөмкин.

Сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавапны Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм элемтә үзәгендә 8-800-222-2-222 телефоны аша алырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 28 октябрь 2021, 12:04