Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда шәһәрнең 350 оешмасыннан 1400 кеше катнашты.

Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрне үсемлекләр калдыкларыннан һәм чүп-чардан чистарту буенча эш алып баралар.

Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре «Гренада» паркы территориясен чистарттылар. «Үзәк 16» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе тарафыннан 16 комплекс территориясен җыештыру, куакларны санитар кисү оештырылды. «ЖЭУ-45» «45 комплекс»  территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе һәм район халкы белән берлектә территорияне чистарттылар, куакларны санитар кистеләр һәм үз карамагындагы территориядә агачлар утырттылар.

«Энтузиаст» идарәче компаниясе шәһәр халкы белән берлектә 1 һәм 3 комплекс территориясендә 45 агач: нарат, миләш, тирәкләр утырттылар. Комсомол районы хакимияте коллективы Марат Бибишев исемендәге паркта яфракларны җыештырды.

Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары тарафыннан «Сидоровка» һәм «Комсомол» парклары территорияләрендә яфраклардан һәм чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылды.

Өмәдә катнашучылар 522 агач һәм куак утырттылар. Сентябрь һәм октябрь айларында Яр Чаллыда барлыгы 16 523 агач һәм куак утыртылган.

Пәнҗешәмбе, 28 октябрь 2021, 09:34