Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хөкүмәте 48/20 йорттагы гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү чараларын билгеләде. Һәлак булган Чаллы кызы Аделина Заһриева гаиләсенә 1 млн сум акча түләнгән. Җирләүне оештыру чыгымнарын Яр Чаллы Башкарма комитеты үз өстенә алды.

Гражданнарга, зыян дәрәҗәсенә карап, 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр суммалар түләнәчәк. Шулай ук зыян күргән чаллылылар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм югалган милекне компенсацияләү өчен түләүләр каралган.

Хәзерге вакытта зыян күргән гаиләләр Open City кунакханәсендә урнашкан һәм туклану белән тәэмин ителгән.

Зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылды. Реквизитларны биредә белергә була.

Чәршәмбе, 27 октябрь 2021, 15:43