Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы оператив штабы әгъзалары гадәттән тыш хәл урынын тикшерделәр, республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы уздырылды .

Төгәллек кертелгән мәгълүмат буенча 5 нче катта 3 фатир һәм 4 нче катта 1 фатир җимерелгән, 4 нче каттагы 2 фатирның диварларында ярыклар барлыкка килгән. 11 подъездның 1, 2 һәм 3 катларында, тәрәзәләрдән тыш, фатирларга зыян килмәгән.

Йортның җимерелү куркынычы юк.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча 10, 11 һәм 12 подъездда яшәүчеләр «Open City» кунакханәсенә урнаштырылган.  Биредә алар өчен номерлар һәм кайнар аш оештырылган. Күпчелек туганнары һәм дуслары янында тукталуны өстен күргән.

Калган подъездларда яшәүчеләргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышыннан соң кабул ителгән карар буенча, яшәү урыннарына кайтырга рөхсәт ителде, әлеге подъездларда газ, электр һәм җылылык белән тәэмин итү системасы өзелмәгән.

Алдагы эшләр - төзелеш конструкцияләрен җентекләп тикшерү һәм хәрабәләрне чистарту - иртәгә, 26 октябрьдә, көн яктысында башкарылачак.

Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 23:14