Ел саен үткәрелә торган «ТР Ел студенты» республика премиясенә югары уку йортлары студентларыннан гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Премиянең максаты - фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм волонтёрлык өлкәсендә аерым казанышлары булган студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Студентлар 18 номинация буенча катнаша ала: 9 индивидуаль («Ел старостасы», «Ел спортчысы» һ.б.) һәм 9 коллектив номинация («Елның студентлар фәнни оешмасы» һ. б.).
Премия дүрт этапта үткәрелә:
1. Гаризалар кабул итү кампаниясе (4 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр) - бу чорда катнашучылар гаризаны сайтта җибәрә;
2. Читтән торып (7 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр): эксперт советы гаризаларны карый һәм бәяли);
3. Көндезге этап (22 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр) - катнашучыларның аерым номинацияләр буенча конкурс сынаулары үткәрелә;
4. Бүләкләү тантанасы (25 гыйнвар) - лауреатларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырыла.
Гариза бирү өчен сайтта анкета тутырырга studgrant.ru (@liga_studentov профилендә күрсәтелгән) һәм соңгы дүрт ел эчендә 4 ноябрьгә кадәр уңышлар белән портфолио җыярга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 15:00