Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Роза Зәки кызы Сәлахова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбиляр Татарстанның Әлки районы Иске Алпар авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Гаиләдә олы бала була. Сугыш вакытында колхозда, утын әзерләүдә эшли. Ветеранга күп кенә ир-ат һөнәрләрен үзләштерергә туры килә.

Сугыштан соң кияүгә чыга, бәхетле никахта өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ире белән башта Үзбәкстанга, аннан Казахстанга эшләргә китәләр. Ире шофер булып, ә Роза Зәки кызы лаеклы ялга чыкканчы Тимертау шәһәрендәге заводта эшли. 2000 ел башында гаилә Яр Чаллыга кайта. Бүген ветеранны ике оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Җомга, 8 октябрь 2021, 15:02