Мы в социальных сетях

Үзәк район хакимияте 12 нче олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада» дип аталган традицион спорт бәйрәме үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Ярышларның төп максаты булып өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыру тора. «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада»да катнашучыларның һәркайсы истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.

Бәйрәм башланыр алдыннан ярышларда катнашучылар алдында "Яраткан төбәк" номеры белән "Сюрприз" эстрада-спорт биюе буенча хореография коллективы чыгыш ясады. 

Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 13:50