Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасы кысаларында Автозавод районында 100 еллык юбилеен билгеләп үткән юбилярларны котладылар.

Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Бөек Ватан сугышы ветераны Җәмилә Гариф кызы Вәгыйзова өендә кунакта булды. Җәмилә Гариф кызы ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1940 елда кияүгә чыга, ирен фронттан каршы ала, аның белән бергә биш бала тәрбияләп үстерә. Пенсиягә чыкканчы Сарман районының Әхмәт авылында эшли. Хәзер ветеранның 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 12:10