Мы в социальных сетях

9 нчы поликлиника табиблары авырудан соң ярты елдан прививка ясарга теләүче пациентлар санының артуын билгеләп үтәләр. COVID-19 белән авырган чаллылылар үз сәләмәтлекләрен кабат куркыныч астына куярга теләмиләр һәм вакцинациягә киләләр. Нигездә алар «Спутник V» яки «Спутник Лайт» вакциналарын сайлый.

53 яшьлек Татьяна Титорова прививканы 9 нчы поликлиникада «Спутник Лайт» вакцинасы белән ясаткан һәм бөтен гаиләсенең коронавирус инфекциясе белән авырып чыгуын сөйләгән. Башта ире, аннары үзе, кайнанасы. «Минем югары температура иде, шунда ук поликлиникага мөрәҗәгать иттем, аннан компьютер томографиясенә җибәрделәр. Нәтиҗәдә, упкәләргә 15% зыян килгән. Мин шунда ук дәвалана башладым. Табибның барлык билгеләнешләрен үтәдем һәм акрынлап терелдем. Ирем нык авырды, аякка басу өчен озаграк вакыт кирәк булды. Кызганычка, иремнең әнисе вафат булды. Ковид аны кызганмады».

Татьяна Дмитриевна прививка ясарга кирәк дип саный. «Арада авыру кешеләр бик күп. Үзем өчен куркам: хроник авыруларым бар, кабат коронавирус йоктырырга Ходай язмасын. Авырмаган, якыннарының берәрсен югалтмаган кеше коронавирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламый. Бу авыру бездән тизрәк китсен иде, кабат бер кеше дә авырмасын һәм үлмәсен иде», - диде ул. 

Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 09:45