Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ике атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр юлларында исерек килеш руль артына утырган 49 машина йөртүчене ачыклаган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Әгәр шофер кабат исерек килеш руль артына утырса, аңа 300 мең сум штраф һәм өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Исерек шоферлар турында аноним рәвештә дә, «Чаллы ЮХИДИе» телеграм-каналында хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук 112, 02 яки 8(8552) 51-18-14 телефоннары буенча (Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ кизү часте телефоны) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 16 сентябрь 2021, 09:43