Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының биш компаниясе үз проектларын республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган ТОСЭР гаризаларын карау комиссиясенең Республика утырышында тәкъдим итте.

Беренче гариза «Яр Чаллы» ТОСЭРының гамәлдәге резиденты - «ИТЗ» АҖдән килде. Компания корыч торбалар җитештерү һәм 2017 елдан башлап корыч торбаларга югары сыйфатлы саклау капламын төшерү белән шөгыльләнә. Хәзер предприятие яңа продукция линейкасын – пенополиуретан торбаларын җитештерә башлый. Проект буенча капиталь кертемнәр 473 млн сумнан 541 млн сумга кадәр арта. Булдырыла торган эш урыннарының гомуми саны - 564.

«Технолайн» компаниясе – Яр Чаллы шәһәрендә Polaris бренды астында вак көнкүреш техникасы һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерүче шулай ук капиталь кертемнәрне 75тән 85 млн сумга кадәр киңәйтә һәм эш урыннарын 67 берәмлеккә кадәр арттыра. 

Комиссия утырышында «Графит Плюс» предприятиесе продукциясе линейкасын киңәйтү буенча гариза каралды. Предприятие продукциянең яңа төрен – рафинацияләнгән бакырдан металл прокатны җитештерүне планлаштыра. Проектны тормышка ашыру 2022 елның I кварталына планлаштырылган. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Татарстанда бакыр металл прокаты җитештерү юк.

Дүртенче резидент - «Набережночелнинская КБФ» компаниясе проект бәясен киметү өлешендә үзгәрешләр кертүгә гариза кертте. Игълан ителгән капиталь кертемнәр күләме яңадан каралды һәм 59 млн сум тәшкил итәчәк.

Тагын бер яңа проект – АБС пластиктан мебель өчен комплектлау җиһазлары җитештерүне «Хуанхэ» ПИК предприятиесе тәкъдим итте. Проект 33,8 млн сум инвестицияне һәм 15 эш урынын күздә тота. Җитештерүне агымдагы елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Чәршәмбе, 6 октябрь 2021, 10:30