Мы в социальных сетях

«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак. Акция 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта  www.miretno.ru сайтында үткәрелә һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк. Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Диктантның эш телләре – рус, инглиз, испан теле.

Биремнәр 3 ноябрьдә 00:01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында басылып чыгачак www.miretno.ru.

Диктант биремнәре тест рәвешендә ясалган һәм үз эченә түбәндәге биремнәрне ала: 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм өлеше; 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль; 30 сорау – диктантның чит ил өлеше, Россия Федерациясеннән читтә катнашучылар өчен бердәм өлеше.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100. Диктант узу вакыты – 45 минут. Диктантны узганнан соң катнашучы җаваплары анализлаган шәхси нәтиҗә ала. Диктантны узу белән катнашучыга электрон форматта җыелган балларны күрсәтеп сертификат формалаштырыла, аны электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

«Зур этнографик диктант»ны оештыручылар - Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы.

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе турында тулырак мәгълүматны www.miretno.ru сайтында белергә мөмкин.

Социаль челтәрләрдә акциянең рәсми төркемнәре:

ВКонтакте - https://vk.com/miretno

Инстаграм - https://www.instagram.com/etnodictant/

Фейсбук - https://www.facebook.com/miretno

Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 14:48