Мы в социальных сетях

Кичә НТВ телеканалы эфирында «Ты супер!» халыкара вокал конкурсының юбилей сезонының йомгаклау сайлап алу көне узды. Проект судьялары соңгы ярымфиналчылар бишлеген атадылар. Алар арасында – 5 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Маннапова (укытучысы Юлия Гаврилова). Настя «Как жизнь без весны» (Ю.Ряшенцев сүзләре, В. Лебедев музыкасы) җырын башкарды, жюрины үзенең тавышы һәм таланты белән шаккатырды.

«Моңарчы болай берәү дә җырламады», – дип билгеләп үтте Диана Арбенина

Видеога сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=ybMkPhRVKF0

Дүшәмбе, 4 октябрь 2021, 17:19