Мы в социальных сетях

Татарстанда «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» дигән VII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы башланды. Конкурска 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да гариза бирә ала.

Конкурска БМО Бала хокуклары турында конвенциясе нигезендә бала хокукларының төп нигезләренең бер яки берничә эчтәлеген чагылдыручы видеороликлар тәкъдим ителә.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм һәркайсы 20 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә.

Тамашачылар мәхәббәте призы иясе диплом һәм 10 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә.

Видеороликлар һәм катнашу өчен гаризалар 20 октябрьгә кадәр e-Mailга кабул ителә: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru.

Мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 1 октябрь 2021, 16:07