Мы в социальных сетях

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда өлкән буын вәкилләре өчен экскурсия оештырылды.

Төрле тармаклардагы хезмәт ветераннарына, иҗтимагый оешмалар активистларына иң изге теләкләр белән Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева мөрәҗәгать итте.

«Кадерле Чаллылылар, беренче төзүчеләребез, сез заманнар һәм буыннар бәйләнеше булып торасыз. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, озын бәхетле тормыш, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телибез!» ,- диде ул.  

Экспозициядән экспозициягә күчеп, өлкән буын чалллылар Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре үсешенең төп юнәлешләре белән таныштылар. Кечкенә коллектив җыюлына һәм социаль дистанцияне үтәү турында искәртүгә карамастан, ветераннар вакытны яхшы үткәрүләре турында уртаклаштылар.

Җомга, 1 октябрь 2021, 15:18