Мы в социальных сетях

Яр Чаллыдан 280нән артык егет көзге чакырылышта армия сафларына алыначак. Алар барысы да хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерлек узган, аларның күбесе – Д һәм Е категорияле машина йөртүчеләр, Мәскәүгә шефлыкка алынган өлешкә эләгәчәк. 

«Без егетләр арасыннан 10 кешене - Президент полкына сайладык, Кара диңгез флотында, Йошкар-Олада шефлыкка алынган өлешне формалаштыру буенча эшлибез. Агымдагы ел дәвамында барлык хәрби частьләрдә дә булдык, егетләр яхшы хезмәт итә, дәгъвалар һәм шикаятьләр юк», – дип билгеләп үтте Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов.

Моннан тыш, Яр Чаллыда икенче ел рәттән, елына 1-2 кеше сайлый торган альтернатив хезмәттән аермалы буларак, вакытлы хезмәтне контракт хезмәткә алыштырырга теләүчеләр саны арта.

«Бездә контракт хезмәтенә күчү яхшы бара. Узган ел алар 45, быел 60 булды. Инде 50дән артык кешене июль-август айларында җибәрдек», - дип аңлатты Рәшит Ильясов.

Җомга, 1 октябрь 2021, 14:05