Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау тәмамланды, бүген шәһәр мэриясендә өч көнлек тавыш бирүнең нәтиҗәләре чыгарылды.

Сайлаулар катнаш сайлау системасы буенча узды: партия исемлекләре (225 депутат) һәм бер мандатлы округлар (225 депутат) буенча.

«Яр Чаллы - актив шәһәр, ул әлеге сәяси вакыйгада катнашу буенча югары күрсәткечкә ия булды, - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Шәһәрдә сайлаучыларның 79,29%ы тавыш бирде, бу, тулаем алганда, эре сәнәгать үзәкләре арасында да, республика шәһәрләре буенча да югары күрсәткеч. Бер мандатлы кандидатлар арасында Әлфия Когогина («Бердәм Россия») җиңү яулады. «Бердәм Россия» сәяси партиясе 73,74% тавыш җыйды».

Шәһәр хакиме соңгы елларда Яр Чаллыга идарәче партия ярдәме белән җитди финанс ресурслары җәлеп ителүен билгеләп үтте: юллар, мәгариф учреждениеләре төзелә, йортлар ремонтлана һәм яңа объектлар барлыкка килә.

«Бу зур дәүләт эшен оештыруда катнашканнарга рәхмәт», - диде Наил Мәһдиев сүзен йомгаклап.

Сишәмбе, 21 сентябрь 2021, 09:07