Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Энҗе Әхмәт кызы ТАССРның Тукай районы Түбән Суык-Су авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1966 елда гаиләсе белән Казахстан ССРның Чимкент шәһәренә китә, пенсиягә чыкканчы анда химфарм заводында аппаратчик булып эшли. 1984 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Миңнебану Хәбри кызы ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңасала авылында туа. Сугыш елларында туган авылындагы колхозда эшли. Сугыштан соң, белем алгач, район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. 1986 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы Автозовод районы Эчке эшләр идарәсене каршындагы медицина айныткычында фельдшер вазифасын башкара. Ике улы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев, ТИҮ рәисләре Мәдинә Мөхәммәтҗанова һәм Светлана Гурлева да кушылды.

Клара Андреевна Мордва АССРның Атюрьев районы Клопинка авылында күп балалы гаиләдә унберенче бала булып туа. 5 сыйныф тәмамлый. Ветеран 12 яшьтән эшли башлый. Гомере буе «Партизанский» совхозында эшли. Берничә тапкыр авыл һәм район советлары депутаты итеп сайланган. «Мордва АССРның иң яхшы терлекчесе» исеменә лаек була. 1993 елда Яр Чаллыга күчеп килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. 

Чәршәмбе, 15 сентябрь 2021, 16:12