Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген төп төзелеш объектларының берсендә булды, анда Гостев урамының автомобиль юлы реконструкцияләнә. «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме контрактның 13% - 14% тәшкил итә. Төзүчеләр бу эшкә агымдагы елның августында керештеләр.

«Безнең компания дәүләт контракты нигезендә 17 августта эшкә кереште. Бу вакытка кадәр без бары тик әзерлек эшләре генә алып бара алдык - төзелеш мәйданчыгын әзерләдек, сынап карау өчен свайлар суктык.  Бу тулы булмаган ай эчендә без ике фундамент салдык - бу беренче ике терәкнең ростверклары. Хәзер без өченче терәктә эшлибез. Җир эшләрен тәмамладык һәм агымдагы елның 22 сентябрендә беренче терәк нигезенә беренче бетон кабул итәргә планлаштырабыз. Бу безнең өчен шатлыклы хәбәр, чөнки көзге һава торышында төзүчеләр өчен җир эшләрен тәмамлау  – иң мөһиме», - диде Таһир Сөнгатуллин.

Ул күпернең барлыгы дүрт терәге һәм ике пролет корылма булачак дип аңлатты. Бер пролет корылма бер юнәлештә хәрәкәтне тәэмин итә. Аларның һәркайсында икешәр хәрәкәт полосасы булачак. Ягъни, Замелекесье районыннан ГЭСка ике хәрәкәт полосасы һәм икесе кире юнәлештә. Биредә 18-20 метр биеклектәге 400 свай сугылган.

Контракт августның икенче яртысында гына барлыкка килгәнгә күрә, беренче пролет корылмасын бетонлаштыру ел азагында гына башланачак. «Без күпер корылмаларында үз эшебезнең бөтен көчен күрсәтергә мәҗбүр булачакбыз. Биредә җылыту пушкалары эшли торган зур чатырлар булачак. Бу шәһәр халкы өчен бик кызыклы булачак», - дип хәбәр итте подрядчы оешма җитәкчесе.

Хәзер объектта 50 кеше эшли. Зур йөкләнеш вакытында аларның саны 100 кешегә кадәр артачак. Күпер төзелеше 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш. «Контракт вакытына сыешырга планлаштырабыз», – дип билгеләде «РБР 16» генераль директоры.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, контракт суммасы 1 млрд 86 млн сум тәшкил итә. Әлегә төзүчеләр 170 млн сум үзләштергән.

Хәзерге вакытта хәрәкәт 2012 елда вакытлыча төзелгән күпер буенча бара. «Кызганычка каршы, төзелеш вакытында әлеге юлны ябарга мәҗбүр булачакбыз. Бу, беренче чиратта, Замелекесье ягыннан да, ГЭС ягыннан да шактый зур чистарту корылмалары төзү планлаштыру белән бәйле. Алар күпердән һәм якын-тирә микрорайоннардан яңгыр суларын кабул итәчәк. Күпер беренче проект буенча демонтажланырга тиеш иде. Сез күпер дип атаган корылма чынлыкта торба гына. 2012 елда башкарылган эшләр бик әһәмиятле. Без, шәһәр белән бергә, әлеге күпер алга таба җәяүлеләр һәм велосипедистлар  өчен булсын дип инициатива белән чыктык, ә шәһәр моны хуплады», – дип хәбәр итте Таһир Сөнгатуллин. Мэр, үз чиратында, участокны ябу карары буенча килешүгә килергә кирәклеген билгеләп үтте.

Чәршәмбе, 15 сентябрь 2021, 12:08