Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

E-commerce базары югары тизлек белән үсә. Маркетинг белән хезмәттәшлекне нидән башларга һәм үз урыныңны ничек сайларга? Бу хакта бүген 15:00 сәгатьтә ИТ - паркта "Кайнау ноктасы - Яр Чаллы" дип исемләнгән укытуда сөйләячәкләр.

Курс спикеры: Анна Шәфигуллина – OZON, Яндекс.Маркет һәм 30 + Россия һәм чит ил маркетплейсларының технологик партнеры булган СеллерМАРКЕТка нигез салучыларның берсе. E.COM академиясе укытучысы һәм эксперты уңышлы сату стратегияләре турында сөйләячәк, эре брендларны мөстәкыйль рәвештә алга этәрергә ярдәм итәчәк, перспективалы юнәлешне ничек үзләштерергә кирәклеген күрсәтәчәк.

Чара барышында аңлатылачак төп темалар: e-commerce базарына күзәтү ясау, маркетплейска чыгу өчен беренче адымнар, сатуны ничек автоматлаштырырга, яшь сатучыларга очрый торганкатлаулы мәсьәләләр.

Укулар эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр, интернет-маркетологлар һәм маркетплейслар белән эшләргә теләүчеләр өчен файдалы булачак.

Чарага бару өчен мәҗбүри теркәлү узарга кирәк.

Чараны онлайн-режимда ZOOM сылтамасы буенча карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 9 сентябрь 2021, 12:33