Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак. Ярышлар 11 сентябрьдә Golfstreeeam клубында узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Мини-гольф уенының максаты гади – катнашучыларга иң аз санда сугу саны белән тупны кәшәкә ярдәмендә махсус чокырчыкка  кертергә. Уенчыларны төрле авырлыктагы 12 юл көтә.

Мини-гольфта ике кешедән торган эшче яшьләр командалары үз көчләрен сынап карый алачак. Төп шартлар - 18 - 35 яшь һәм катнашу өчен гариза. Гаризалар 9 сентябрьгә кадәр электрон почтага oorm16@mail.ru кабул ителә.

Ярышлар Эшче яшьләр арасында XX Спартакиада кысаларында уза, аны оештыручылар - «Яр Чаллы шәһәре предприятие һәм оешмаларының яшьләр советы», «Заман» яшьләр үзәге, Бердәм Россия партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе һәм Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе. 

Чәршәмбе, 8 сентябрь 2021, 15:22