Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мәктәп футбол лигасы» җиңүчеләре командасы мәктәп өчен зур бүләк ясады: спорт залында ремонт эшләре башкарылды. Быел «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге оештырган турнирда 32 мәктәп футбол командасы катнашты. Нәтиҗәдә 77 нче гимназия укучылары -«Волки 77» командасы җиңде.

Җиңүчегә төп бүләк - спорт залын ремонтлауга сертификат тапшырылды. Ремонт кысаларында түшәм һәм диварлар буялган, керү ишекләре алыштырылган, янгыннан чыгу юлы реконструкцияләнгән. Ремонның гомуми суммасы 1 млн 500 мең сум тәшкил иткән. Мәктәп теләсә нинди йөкләнешкә түзә ала торган махсус үтә нык спорт залы идәне урнаштырылган бердәнбер шәһәр булып чыкты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балаларны котлады һәм җиңүчеләр командасының тубында автограф калдырды. Ул укучыларга яңа спорт җиңүләре һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләде.

Барлык чыгымнарны «Мәктәп футбол лигасы» спонсорлары үз өстенә алган. Алар - ТР Дәүләт Советы депутатлары - «Кориб» компаниясе генераль директоры Олег Коробченко һәм «Проминдустрия» генераль директоры Николай Атласов, Шәһәр Советы депутаты - «АНГ Холдинг» җитәкчесе Алексей Горшков һәм эшмәкәрләр - «Альфаскан» һәм «Делко» компанияләре җитәкчеләре.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гимназия шәһәр һәм республика мәгариф учреждениеләре рейтингында алдынгы урыннарны били. Узган ел нәтиҗәләре буенча мәктәп Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингында (табигый-математика һәм инженер-техник юнәлеш) 15 нче урында тора. Моннан тыш, укучылар WorldSkills – 2021 һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашу нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны яуладылар.

Чәршәмбе, 8 сентябрь 2021, 16:01