Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Тамара Григорьевна Адашкевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Симонова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тамара Григорьевна Удмуртия Республикасының Марчата авылында туа. Юбиляр урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннан педагогия училищесын тәмамлый. Сугыш елларында совхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1970 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ветеран РСЖЭУ предприятиесендә эшләгән.

Тамара Григорьевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 8 сентябрь 2021, 14:46