Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Өченче буын университетында яңа уку сезоны башланды. Социаль проект шәһәрдә инде 14 ел рәттән тормышка ашырыла һәм шәһәрдәшләрнең өлкән буын вәкилләре арасында популярлык казана. Бүген Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында тантаналы чара узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектны "Россия пенсионерлары берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе оештыра.

Очрашу башында НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова Өченче буын университеты студентлары тарафыннан язылган эшләрне күрсәтте. Элегрәк бу кешеләрнең күбесе рәсем ясый белмәгән.

Шулай ук бина буенча экскурсия үткәрелде, коридорларның бер өлеше студентлар проектлары буенча декорацияләнгән, бер стенада университет үсеше этапларын күрсәтүче тайм-линия урнашкан.

Бүген педагогика университеты базасында Өченче буын университетында компьютер грамоталылыгы, финанс грамоталылыгы, бакчаны төзекләндерү, инглиз теле, татар теле, хокукый белемнәр, рәсем ясау юнәлешләре һәм башкалар буенча курслар уздырыла.

Өченче буын университеты студентларын Татарстан Республикасы буенча гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина сәламләде.

Пенсионерларны уку сезоны башлану белән Шәһәр Советы депутаты, Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Эдуард Фәттахов котлады: «Шунысы куанычлы: яшь уку өчен дә, укуга омтылуда да киртә түгел. Сез моны үз үрнәгегез белән исбатлыйсыз. Ә университетта белем алу аралашудан ләззәт китерә, яңа дуслар табарга ярдәм итә. 2021-2022 уку елында 700 дән артык пенсионерны укыту планлаштырыла. Укыту «Компьютер грамоталылыгы нигезләре», «Планшетта һәм смартфонда эшләү», «Пенсионерның финанс грамоталылыгы», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Бакчаны төзекләндерү. Дизайн», «Психология нигезләре», «Туган як тарихы», «Мәдәният һәм мәгариф», «Инглиз теле», «Татар теле», «Хокукый белемнәр мәктәбе» юнәлешләре буенча алып барылачак. Университетның үзенчәлеге - безнең студент-пенсионерларның укуга зур теләге һәм омтылышы. Университетның девизы - «Укыту аша өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү».

Наил Мәһдиев «студентларны» уку елы башлану белән котлады, шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше елларында хезмәт казанышлары өчен рәхмәтен белдерде. «Яр Чаллыда Өченче буын университетын ачу шәһәрдәшләрнең өлкән буын вәкилләренә заманча югары технологияле җәмгыятькә интеграцияләнү мөмкинлеге бирде. Мондый мөмкинлек шәһәр халкында гына түгел, ә бөтен республикада да барлыкка килде. Социаль проектны Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплады, моның өчен аңа зур рәхмәт. Университетның 13 ел эшләү дәверендә 10 меңнән артык кеше 11 программа буенча белем алды. Барыгызга да уңышлы уку елы телим! Сезнең алда яңа белем һәм иҗат офыклары ачылсын», - диде ул, соңгы елларда шәһәрнең социаль-икътисади уңышлары турында кыскача гына сөйләп.

Шулай ук катнашучылар алдында Пенсионерлар берлеге тарафыннан оештырылган коллективлар чыгыш ясады.

Укытуга кабул итү хатын – кызлар өчен - 55, ир-атлар өчен - 60 яшькә җиткән эшләмәүче пенсионерлар өчен гамәлгә ашырыла. Уку бушлай.

Уку өчен гаризаны агымдагы ай дәвамында бирергә мөмкин. Мәгълүматләр өчен телефон: 8-937-594-06-91. Дәресләр эшләмәүче пенсионерлар өчен көндезге вакытта бушлай үткәрелә. Гаризалар бланклары 32/17 һәм 7/20 административ биналар вахтасында.

Чәршәмбе, 8 сентябрь 2021, 15:39