Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрне алу юлын сайларга тиеш: натураль формада яки киләсе елда акчалата эквивалентта. Законнар социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә акчалата алмаштыруны күздә тота.

Моның өчен Пенсия фонды органнарына яки куп функцияле үзәккә тиешле гариза бирергә кирәк. Хәзер шулай ук интернет аша гариза биреп була. ПФРга социаль хезмәтләрне алу юлын сайлау турында хәбәр итү өчен, льготникка Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfr.gov.ru. «Гражданинның шәхси кабинеты»ннан файдаланырга кирәк.

Авыр һәм хроник авырулардан интегүче федераль льготникларга дару белән тәэмин итү буенча социаль хезмәт күрсәтүдән баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән киңәшләшү кулайрак, чөнки ташламалардан файдаланучылар бушлай дару алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә һәм, кирәк очракта, киләсе ел дәвамында даруларны үз хисабына сатып алырга мәҗбүр булачаклар.

Берничә ел федераль льготниклар булган гражданнарга, социаль хезмәтләр җыелмасына керүче хезмәтләрне күрсәтүнең агымдагы тәртибен үзгәртү турында карар кабул иткән очракта гына гариза бирергә кирәк. Әйтик, хәзер гражданин акчалата компенсация ала, ә 2022 елда хезмәт күрсәтүне натураль рәвештә яңартырга тели.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы федераль льготникларга – айлык акчалата түләү алучыларга бирелә.

2021 елда социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты аена 1 211,66 сум тәшкил итә һәм үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү 933,25 сум;

- санаторий-курорт дәвалануына путевка бирү 144,37 сум;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү 134,04 сум.

Чәршәмбе, 8 сентябрь 2021, 10:57