Мы в социальных сетях

26 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Быел диктант онлайн режимда – ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета каналларында, шулай ук оештырылган мәйданчыкларда үткәрелә. Яр Чаллы шәһәренең 67 мәктәбе чараны уздыру өчен мәйданчык булачак. Башлана 11:00 сәгатьтә. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә.

Җомга, 25 сентябрь 2020, 16:31