Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүлек түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

- иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итә;

- иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән шәһәр тормышы, җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан аларның очрашуларын оештыра;

- Башкарма комитетның хезмәт коллективлары,  иҗтимагый-сәяси оешмалар, милли, дини һәм башка берләшмәләр белән элемтәсен булдыра, аларның эшчәнлеген өйрәнә һәм анализлый, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;

- шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудыруга булышлык итә;

- үз компетенциясе кысаларында җәмәгатьчелек оешмалары эшен оештыруда ярдәм күрсәтә;

- халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән гражданнарның оешмага берләшү хокукларын гамәлгә ашыру һәм ачык чаралар үткәрү белән бәйле сораулары буенча эш башкара;

- гражданнарның оешмаларга берләшү, ачык чаралар үткәрү хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле сораулар буенча муниципаль хокукый акт проектлары әзерли һәм үз компетенциясе кысаларында шул актларның үтәлешен тәэмин итә;

- гражданнардан, хезмәт коллективларыннан,  иҗтимагый берләшмәләрдән килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр, эш  документлары буенча карар проектлары һәм җаваплар әзерли.

Среда, 23 января 2019, 08:11