Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча вәкаләтләр Россия Федерациясе субъектлары үтәвенә тапшырылган федераль вәкаләтләргә керә. Татарстан Республикасында әлеге вәкаләтләрне үтәү закон нигезендә җирле үзидарә органнарына тапшырылган.

Яр Чаллы шәһәрендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт вәкаләтләре «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» муниципаль казна учреждениесе (алга таба – ЗАГС идарәсе МКУ) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Гражданлык хәле актлары ул – гражданнарның гамәлләре яки аларның хокуклары һәм бурычлары барлыкка килүгә, үзгәрүгә яки туктатылуга йогынты ясаучы, шулай ук гражданнарның хокукый хәлен характерлаучы вакыйгалар.

Гражданлык хәленең түбәндәге актлары дәүләт теркәвенә алынырга тиеш: бала туу, никахлашу, никах таркалу, уллыкка (кызлыкка) бала алу, ата булуны билгеләү, исем алмаштыру һәм үлемнәр турындагы актлар.

ЗАГС идарәсе МКУ эшчәнлегенә шулай ук түбәндәгеләр керә:

- акт язуларын төзәтү һәм үзгәртү, гамәлдән чыгару һәм яңарту;

- гражданлык хәле актларын раслаучы таныклык һәм белешмәләрне яңадан бирү;

- гражданлык хәле актының теркәлмәгән булуы турында белешмә бирү;

- гражданлык хәле актларын теркәү, хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү;

 -гражданнарның гаризаларын карап тикшерү;

- гражданлык хәле актларын теркәү буенча статистик хисаплылык алып бару;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве кенәгәләренең (акт кенәгәләренең) исәбен һәм сакланышын федераль законнарда билгеләнгән срокларда тәэмин итү;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында таныклык бланкларының исәбен алып баруны һәм сакланышын тәэмин итү;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве белән бәйле белешмәләрне Федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда бирү;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында мәгълүмат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында таныклык бланкларын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда файдалану хакында хисаплар бирү.

Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм чиратлар булдырмау максатларында гражданнарны кабул итү «Электрон чират» сервисы аша терминаллар ярдәмендә башкарыла. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында электрон рәвештә дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр күрсәтүгә күчү планы турында» 2011 елның 19 гыйнварындагы 21 номерлы карары нигезендә һәм «Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә күчү планы турында» 2011 елның 18 февралендәге 9 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе боерыгын үтәү йөзеннән, туу, никахлашу һәм аерылышу, уллыкка (кызлыкка) бала алу, ата булуны билгеләү, исем алмаштыру, яңадан документлар бирү өчен документлар кабул ителә.

Бала тууны дәүләт теркәве буенча гражданнарны кабул итү «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ да (Тынычлык проспекты, 2 йорт (6 терминал) гамәлгә ашырыла.

Үлемнәрне дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча гражданнар Гидротөзүчеләр урамының 10 йортында урнашкан (4/2/1) Күпфункцияле үзәк бинасында кабул ителә (1 нче һәм 2 нче тәрәзәләр).

rolik.mp4 


Җитәкче:

Зарипова Равилә Гыйльметдин кызы

«ЗАГС идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы

ЗАГС идарәсе МКУ белгечләре


ЗАГС идарәсе МКУ башлыгы урынбасары


ЗАГС Идарәсе МКУның 2023 елга исәп-хисап сәясәте

ЗАГС Идарәсе МКУның 2019 елга исәп-хисап сәясәте


Пятница, 29 марта 2024, 10:42