Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының финанс идарәсе (алга таба – идарә) Башкарма комитетның Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджетын формалаштыру һәм үтәү өчен төзелгән тармак органы булып тора.

Идарәнең төп максатлары:

1) шәһәр бюджеты проектын төзү һәм аны үтәүне оештыру;

2) муниципаль бурыч белән идарә итү;

3) эчке муниципаль финанс контроле һәм сатып алулар өлкәсендәге контроль.

1. Билгеләнгән максатлар нигезендә идарә түбәндәге функцияләрне үти:

1) шәһәр бюджеты проектын әзерләү өлешендә шәһәрнең социаль-икътисадый үсешен анализлау эшендә катнашу;

2) шәһәр бюджетының керемнәр өлешен планлаштыру һәм финанс ресурсларына ихтыяҗны билгеләү өлешендә шәһәр икътисады үсешен прогнозлауны төзү эшендә катнашу;

3) муниципаль финанс сәясәтен озак сроклы стратегик планлаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыру;

4) бюджет планлаштыруны оештыру;

5) шәһәр бюджеты проектын формалаштыру һәм аны үтәүне оештыру;

6) шәһәр бюджеты проекты һәм бюджет үтәлеше турында хисап ясап, аны Шәһәр Советына раслауга бирүне тәэмин итү;

7) муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан оешмалардан, аларның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, шәһәр бюджеты проектын төзү өчен кирәкле мәгълүматлар таләп итү һәм җыю;

8) Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча салым һәм салым булмаган түләүләр өлешендә, шәһәр бюджетына кергән керемнәрнең көндәлек исәбен алып бару;

9) шәһәрнең агымдагы финанс елында керем алу планын квартал һәм айлар буенча бүлеп төзү һәм раслау;

10) керемнәр буенча касса планын төзү, раслау һәм расланган касса планын шәһәр бюджеты керем администраторларына җиткерү;

11) шәһәр бюджетына керемнәр керүен исәпкә алып бюджет билгеләнешенә төзәтмәләр кертү;

12) зур суммада түләүчеләрнең керем төрләре буенча айлык мониторинг алып бару;

13) салым һәм салым булмаган түләүләр өлешендә, керемнәрнең фактта керүен анализлау, планлы билгеләнештән тайпылу сәбәпләрен ачыклау;

14) шәһәр бюджетына керә торган керемнәрнең прогнозын төзү, исәп-хисаплар ясау, аларны Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, шәһәр бюджеты керемнәре баш администраторларының (администраторлары) күрсәткеч прогнозлары белән чагыштыру;

15) шәһәр бюджеты проектын төзү өчен шәһәр бюджетына кергән фаразлаган керемнәрнең гомуми хисабын формалаштыру;

16) шәһәр бюджетының тупланма бюджеты исемлеген төзү һәм исәбен алу;

17) чыгымнар буенча шәһәр бюджеты үтәлешенең касса планын төзү һәм аңа төгәллек кертү;

18) бюджет акчаларын төп бүлүчеләр, бүлүчеләр һәм алучылар өчен бюджет йөкләмәләре лимитларын билгеләү;

19) муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә һәм үтәлә торган хезмәтләргә һәм эшләргә тарифларны җайга салу эшендә катнашу;

20) муниципаль казна учреждениеләре эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүне һәм бюджет һәм автономияле муниципаль учреждениеләр тарафыннан муниципаль йөкләмәләрнең үтәлешен финанс яктан тәэмин итүне тормышка ашыру, шулай ук муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыру;

21) муниципаль учреждение һәм муниципаль унитар предприятие саналмаган юридик затларга шәһәр бюджетыннан бюджет инвестицияләре бирү эшендә катнашу;

22) муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне оештыру;

23) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бару;

24) шәһәр бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү;

25) җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрдә хезмәткә түләү системасын җайга салуда катнашу;

26) шәһәр бюджеты үтәлеше турында айлык, кварталлык, еллык хисап ясап, аны Башкарма комитет Җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыру;

27)  шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнарының оператив үтәлеше турында айлык мәгълүматны, шәһәр бюджетының кредит бурычлары буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыру;

28)  шәһәр бюджетына кергән керемнәрнең төрен һәм каян керүен ачыклау буенча хәбәрләрне, күрсәтмәләрне Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенә тапшыру;

29)  шәһәр бюджеты алдында акча йөкләмәләре буенча бурычларны исәптән чыгару документларын әзерләү;

30) муниципаль үзләштерүләрне гамәлгә ашыру, муниципаль гарантияләр бирү;

31) муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру өлкәсендәге сәясәтне тормышка ашыру;

32)  шәһәрнең муниципаль бурыч йөкләмәләрен Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә алып баруны тәэмин итү.

33) түбәндәге хисапларны тапшыру:

- муниципаль бурыч турында, ТР Финанс министрлыгына хисап бирүдән соң килгән һәр айның 5 нче числосына кадәр;

- шәһәр бюджеты акчаларыннан бирелгән кредитлар буенча, ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаментына хисап бирүдән соң килгән һәр кварталның 15 нче числосына кадәр;

-  алынган һәм түләнеп беткән кредитлар, бирелгән һәм түләнеп беткән муниципаль гарантияләр буенча Контроль-хисап палатасына хисап бирүдән соң килгән һәр айның 15 нче числосына кадәр;

- муниципаль гарантияләр буенча, Башкарма комитетның бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлегенә хисап бирүдән соң килгән һәр айның 15 нче числосына кадәр;

34)  финанс һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә Башкарма комитет тарафыннан төзелә торган шартнамә һәм килешү проектларын эшләү;

35) бюджет өлкәсендә муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү;

36) юридик затларга (дәүләт (муниципаль), учреждениеләренә субсидияләрдән кала), шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук физик затларга – товар (эш, хезмәт) җитештерүчеләргә Башкарма комитет карары нигезендә билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда субсидия бирү буенча документлар әзерләү;

37) Шәһәр Советы карары нигезендә билгеләнгән тәртиптә шәһәр бюджеты проекты һәм аның үтәлеше турында хисап буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрү;

38) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең шәһәр бюджеты үтәлеше мәсьәләләре буенча бөтенроссия һәм (яки) республика конкурсларында катнашуын тәэмин итү;

39) эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру;

40) товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында законнарда каралган вәкаләтләр чикләрендә, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге контрольне гамәлгә ашыру;

41) Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә, бюджет законнарын бозган өчен мәҗбүр итүнең бюджет чараларын куллану буенча тәкъдимнәр әзерләү;

42) бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый актларны бозган өчен җаваплылык турында тәкъдимнәр әзерләү;

43)  шәһәр бюджеты акчаларын түләтүгә мөрәҗәгать буенча суд актларын үтәтүне Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән срокларда тәэмин итү;

44)  Башкарма комитет бурычлы саналган үтәтү кәгазьләренең реестрын алып бару;

45)  Ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасында эшләү өчен кергән эш документларына, мөрәҗәгатьләргә, гражданнар һәм юридик затларның гаризаларына «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән срокларда идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча җаваплар әзерләү;

46)  шәһәр бюджетын төзү һәм үтәү мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара берлектә эшләве.

Идарә структурасына түбәндәге бүлекләр керә:

1) финанс ресурсларын планлаштыру, анализлау һәм прогнозлау бүлеге;

2) бюджет бүлеге;

3) хисап һәм хисаплылык бүлеге;

4) бюджет сәясәте бүлеге.


Җитәкче:

Мулюкова Светлана Рафаиль кызы

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Бюджет бүлеге

Хәйбуллина Евгения Александровна

Идарә башлыгы урынбасары, бюджет бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Хисап һәм хисаплылык бүлеге

Хәмидуллина Гүзәл Рәшит кызы

Хисап һәм хисаплылык бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Финанс ресурсларын планлаштыру, анализлау һәм прогнозлау бүлеге

Кузнецова Альбина Фердәвис кызы

Финанс ресурсларын планлаштыру, анализлау һәм прогнозлау бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Бюджет сәясәте бүлеге

Галиева Ләйсән Ринат кызы

Бюджет сәясәте бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 17 ноября 2023, 10:26