Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп бурычлары:

1) шәһәр икътисады үсешенең тотрыклылыгын тәэмин итү;

2) индикатив планлаштыру нигезендә икътисад тармакларында өстенлекле юнәлешләрне гамәлгә ашыру;

3) шәһәрнең халык яшәешен тәэмин итү тармакларында икътисадый һәм социаль хәлне анализлау;

4) шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен кирәкле уңай мохит булдыру;

5) эшмәкәрлекнең өстенлекле тармакларын һәм инфраструктурасын үстерүгә булышлык итү;

6) кулланучылар базарының нәтиҗәле эшләвенә ярдәм күрсәтү.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә идарәнең төп функцияләре:

1)  шәһәр социаль-икътисадый үсешенең перспектив һәм еллык планнарын эшләү;

-  социаль-иктисадый үсеш динамикасын анализлау;

-   шәһәрдәге социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләрен әзерләү, прогнозын эшләү;

2)  халык яшәеше, шәһәр тормышының икътисадый һәм социаль тармаклары дәрәҗәсен бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләрен билгеләү, үз компетенциясе чикләрендә, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольдә тоту;

3)  социаль-икътисадый үсешне комплекслы прогнозлауны гамәлгә ашыру һәм шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен индикатив бәяләү системасының мониторингын үткәрү;

4)  үз компетенциясе чикләрендә, оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау;

5)  үз компетенциясе чикләрендә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, халык керемнәрен легальләштерү буенча эшне оештыру һәм координацияләү;

6)  шәһәрдә бара торган социаль процессларның мониторингын үткәрү;

7)  тиешле тарифлар билгеләү өчен шәһәр оешмаларыннан чыккан чыгымнар составының нигезлелеген анализлау;

8)  муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм гамәлгә кертүне координацияләү;

9)  Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең максатчан программаларын (алга таба – шәһәрнең максатчан программалары) гамәлгә ашыруның мониторингы;

10) шәһәрнең эшмәкәрлекне үстерүне тәэмин итү өчен оптималь шартлар тудыруга юнәлдерелгән максатчан программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру;

11) эшмәкәрлек субъектларының эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча республика һәм федераль программаларда катнашуларына булышлык итү, аларга методик һәм консультация ярдәме күрсәтү;

12) эшмәкәрлек субъектларын кредит белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кредит оешмалары белән, шәһәр, республика һәм федераль дәрәҗәдә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы белән үзара эшчәнлек;

13) шәһәр эшмәкәрлеге субъектларының республика, региональ, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлеген үстерүгә булышлык итү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын «Эшмәкәрлек» порталы эше һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат ярдәме белән тәэмин итү;

14) кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек;

15) эшмәкәрлек субъектларының күргәзмә-реклама, һөнәрчелек һәм гамәли сәнгать эшчәнлегенә булышлык итү;

16) шәһәр территориясендә товар һәм хезмәт күрсәтү базарының торышын тикшерү һәм анализлау буенча тәкъдимнәр әзерләү;

17) товар җитешерүче предприятиеләр һәм күпләп сату оешмалары белән булган яхшы мөнәсәбәтләрне тагын да камилләштерү;

18) шәһәргә сәүдә операторларын һәм челтәр компанияләрен җәлеп итү;

19) азык-төлек һәм эшкәртү, җиңел сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне (алга таба – кураторлык итү тармаклары) үстерү буенча шәһәрнең максатчан программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, үз компетенциясе чикләрендә, кураторлык итү тармакларын үстерүнең республика программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашу;

20) кураторлык итә торган тармакларның эшмәкәрлек һәм хуҗалык итүче субъектларына конкурслар, форумнар, конференцияләр, семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрүдә, аларның казанышларын республика, региональ, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә күрсәтүгә булышлык итү, оештыру;

21) кураторлык итә торган тармакларның эшмәкәрлек субъектлары һәм хуҗалык итү субъектлары өчен персоналны укыту, әзерләү, кабат укыту, квалификацияләрен күтәрүне оештыруга ярдәм күрсәтү;

22) аерым төр товарларны ваклап сату рөхсәт ителә торган урыннарны билгеләү;

23) кураторлык итә торган предприятиеләрне шәһәр территориясендә урнаштыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләү;

24) күпләп сату базарын оештыруга, муниципаль лотерея үткәрүгә документлар әзерләп бирү, челтәрдә (сәүдә) ваклап сату өчен урыннар булдыруга документлар әзерләп бирүдә катнашу;

25) шәһәр территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын, чираттагы календарь елына ярминкәләр оештыру планын эшләү;

26) сәүдә эшчәнлеге, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру тәртибен һәм шартларын, кураторлык итә торган тармакларның муниципаль оешмаларга караганнарының, шулай ук Башкарма комитет оештырган, торак зоналарында, ярминкәләрдә урнашкан ваклап сатучы сәүдә челтәре һәм тиз хезмәт күрсәтелә торган җәмәгать туклануы (җәйге кафелар) предприятиеләренең эш режимын билгеләү;

27) кураторлык итә торган тармакларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының, хуҗалык итүче субъектларның мәгълүмат (реестр) базасын алып бару, муниципаль лотереяларны теркәү, шәһәр территориясендә аларны үткәрүне контрольдә тоту;

28) алкоголь продукциясен сатуның мониторингын үткәрү;

29) социаль әһәмияткә ия, беренче чиратта кирәкле булган азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләр турында мәгълүмат җыю һәм әзерләү;

30) үз компетенциясе чикләрендә, кураторлык итә торган тармакларда эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләренә мөнәсәбәтле база кеременең К2 көйләү коэффициентын хисаплау өчен материаллар әзерләү;

31) халыкның күмәк ял итү урыннарында шәһәр чараларында, ярминкәләрдә сәүдә хезмәте күрсәтүне Башкарма комитетның район Хакимиятләре белән берлектә оештыру;

32) агросәнәгать комплексын үстерү буенча дәүләт программалары чараларын гамәлгә ашыруда катнашу;

33) җирле товар җитештерүчеләргә булышлык итү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыруга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче бакчачыларга ярдәм күрсәтү;

34) эчке һәм тышкы базарда җирле җитештерүчеләрнең хезмәт күрсәтүләренә, товарларын сатуга булышлык итү;

35) шәһәр территориясендә эшмәкәрлекне үстерүнең торышын, аның үсеш тенденцияләрен, куллану өчен булган товарлар һәм хезмәт күрсәтү базарының торышын мәгълүмати-аналитик күзәтү;

36) үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый проектлар, шул исәптән күпләп сату оештыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләргә административ регламентлар әзерләү һәм аларны гамәлгә кертү, муниципаль лотереялар үткәрү, сәүдә челтәре өчен ваклап сату урыннары булдыру буенча проектлар эшләү;

37) шәһәркүләм һәм республикакүләм чаралар (шул исәптән хәйриячелек) оештыру һәм үткәрүдә катнашу;

38) икътисадны хәрби вакыт режимына күчерү чараларын әзерләү, шәһәр гражданнар оборонасының сәүдә һәм туклану хезмәтен, шәһәрнең карточка һәм контроль-хисап бюросы эшен шәһәр халкын нормалап тәэмин итүгә күчүгә әзерлек буенча мобилизация планы нигезендә эшләүдә катнашу;

39) Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кураторлык итә торган тармакларны җәлеп итү юлы белән үткәрелүче чараларны оештыруда катнашу;

40) идарә кураторлык итә торган мәсьәләләр буенча территориаль комиссияләрнең эшчәнлеген координацияләү;

41) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча мәгълүмат материалларын формалаштыру һәм бирү;

42) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча оешмалар һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү.


Җитәкче:

Гыйләҗева Гүзәл Вәлиәхмәт кызы

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Социаль планлаштыру бүлеге


Икътисад бүлеге

Әхтәмова Гөлнара Сәетҗан кызы

Икътисад бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге


Кулланучылар базары бүлеге

Солтанова Рәисә Кәүсәр кызы

Кулланучылар базары бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Прогноз

Ярдәм алучылар - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары реестры


Пятница, 29 марта 2024, 11:13