Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау бүлекчәсенең төп бурычлары булып җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне тормышка ашыру тора:

1) террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауда катнашу, шулай ук шәһәр чикләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен киметү һәм (яки) бетерү;

2) муниципаль берәмлек чикләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу;

3) муниципаль берәмлек чикләрендә янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү;

4) территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, халыкны һәм шәһәр территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру, шул исәптән халыкка куркыныч турында хәбәр итү системаларыннан, гражданнар оборонасы объектларыннан файдалануны даими әзерлек хәлендә тотуга, гражданнар оборонасы максатларында матди-техник, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар запасларын булдыру һәм тотуга ярдәм күрсәтү.

5) шәһәр территориясендә авария-коткару хезмәтләре һәм (яки) авария-коткару формированиеләре эшчәнлеген оештыру;

6) су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру;

7) предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларын тикшерүдә катнашу һәм аларны булдырмау буенча чаралар эшләү;

8) хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү;

9) производство травматизмын, һөнәргә бәйле авыруларны кисәтү, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау программаларын эшләү һәм раслау, шулай ук  эшләнгән чараларны үтәү буенча оешмаларга ярдәм күрсәтү .

Билгеләнгән бурычларга ирешү өчен гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау бүлекчәсе түбәндәге функцияләрне башкара:

1) үз компетенциясе чикләрендә, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук муниципаль берәмлек чикләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен киметү һәм (яки) бетерү буенча чаралар үткәрә;

2) халыкны һәм муниципаль берәмлек территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны әзерләүне һәм әзерлектә тотуны, халыкны бу хәлләрдә саклану ысулларына һәм гамәлләргә өйрәтүне оештыра;

3) гражданнар оборонасы максатларында, азык-төлек запасларын, медицина шәхси саклану чараларын һәм башка чараларны булдыруга юнәлдерелгән чаралар оештыра;

4) гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация чараларын күрүне оештыра;

5) халыкны һәм муниципаль берәмлек территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә билгеләнгән тәртиптә, мәгълүмат җыюны һәм алмашуны оештыра, халыкка вакытында хәбәр итүне һәм мәгълүмат бирүне тәэмин итә, шул исәптән кешеләр күпләп булган урыннарда махсус техник чаралардан файдаланып, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка хәбәр итә;

6) хәрби конфликтлар вакытында яки шушы конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында килеп туган куркынычлар турында халыкка хәбәр итүнең муниципаль системасын, саклану корылмаларыннан һәм гражданнар оборонасының башка объектларыннан файдалануны даими әзерлек хәлендә тоту буенча чаралар оештыра;

7) гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурслар булдыру буенча чаралар оештыра;

8) авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкаруны оештыра;

9) гадәттән тыш хәлләрдә оешмаларның тотрыклы эшләвенә ярдәм күрсәтә;

10) ирекле янгын күзәтчелеген оештыру өчен шартлар тудыру буенча, шулай ук янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын башка формаларда тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы өчен чаралар оештыра;

11) янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка мәгълүмат бирүне оештыра;

12) янгын куркынычы арткан очракта, махсус янгынга каршы режим урнаштыру буенча чаралар оештыра;

13) гражданнар оборонасы, шулай ук гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау планнарын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча чаралар оештыра;

14) гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкны әзерләүне оештыра;

15) халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне куркынычсыз районнарга эвакуацияләүгә әзерлек чараларын оештыра;

16) хәрби хәрәкәтләр очрагында, оешмаларның тотрыклы эшләвенә ярдәм күрсәтү буенча беренче чираттагы чаралар үткәрүне оештыра;

17) хокук саклау органнары, хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый оешмалар белән хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрендә үзара эшчәнлек оештыра.


Җитәкче:

Шипеева Рамилә Климовна

Гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Четверг, 4 апреля 2024, 10:41