Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп функцияләре:

1)  шәһәрдә халыкны электр, газ, су һәм җылылык белән тәэмин итүне оештыру;

2)  муниципаль торак фондыннан файдалануга һәм аны саклауга әлеге фондның торак биналарына билгеләнгән санитар һәм техник кагыйдәләр, нормалар һәм законның башка таләпләре нигезендә контрольне гамәлгә ашыру;

3)  торак биналарны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру мәсьәләләре буенча документлар кабул итү һәм әзерләү;

4)  торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм модернизацияләү буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

5)  күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен шартлар тудыру;

6)  торак-коммуналь комплексы эшчәнлегенең базар механизмнарын эшләү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

7)  шәһәр автомобиль юлларын, күперләрне карап тору һәм ремонтлау, шәһәр территорияләрен санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр утыртып бизәү эшләрен оештыру;

8)  сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерүне оештыру;

9)  җирләү эшләрен, ритуаль хезмәтләрне, җирләү урыннарын карап торуны оештыру;

10)  шәһәрнең урман массивларын, шәһәр чикләрендә урнашкан аеруча саклана торган табигать территорияләрендәге урманнардан файдалануга, аларны саклауга һәм яңартуга муниципаль урман контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру;

11)  җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү;

12)  җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында зур йөк ташучы транспорт чараларыннан килгән зыянның күләмен билгеләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;

13)  җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын үстерү өлкәсендә инвестиция сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләү;

14)  җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан файдаланучыларга мәгълүмат җиткерү;

15)  халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру, транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

16)  даими муниципаль маршрутлар буенча гомуми файдаланудагы транспортта транспорт хезмәте күрсәтүдә халык ихтыяҗын өйрәнү;

17)  даими муниципаль маршрутлар буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә заказлар формалаштыру һәм аларны урнаштыруны тәэмин итү, шул исәптән, кирәкле документлар әзерләү;

18)  даими муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар йөртүчеләр реестрын алып бару;

19)  муниципаль маршрутлар реестрын алып бару һәм шул нигездә муниципаль маршрут челтәре схемасын эшләү;

20)  муниципаль маршрут челтәрен формалаштыруны тәэмин итү;

21)  муниципаль маршрутларның паспортларын әзерләү һәм даими муниципаль маршрутлар буенча пассажир транспорты хәрәкәте расписаниесен төзү;

22)  муниципаль маршрутлар буенча пассажир йөртүчеләрнең эш башкаруларын, кагыйдәләрне, стандартларны, нормативларны һәм кабул ителгән йөкләмә килешүләрен үтәүләрен контрольдә тоту;

23)  муниципаль маршрутларны оештыру, шул исәптән андый маршрутларда тукталыш пунктларын төзекләндерү һәм карап торуны оештыру;

24)  уңайсыз юл яки табигый климат шартлары яки гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, муниципаль маршрутта пассажир йөртүчеләрнең, транспорт чараларының расланган расписаниеләрне бозу вакытындагы эшләрен координацияләү;

25)  шәһәр халкына муниципаль маршрутларның исемлеген, алар буенча хәрәкәт итү расписаниесе турында мәгълүмат җиткерү;

26)  маршрут челтәрен формалаштырганда файдалану өчен халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфат күрсәткечләре системасын норматив билгеләмәләре белән бергә әзерләүне тиешле тәртиптә гамәлгә ашыру;

27)  пассажир йөртүчеләрнең һәм оештыручыларның хисабы, йөртүләр һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында хисаплылык тәртибе һәм сроклары формасын әзерләү;

28)  транспорт һәм элемтә оешмаларының мәгълүмат базасын алып бару;

29) оешмаларның – элемтә операторларының эш режимын билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

30) шәһәрнең социаль һәм торак инфраструктурасы объектларында электр элемтәсе җиһазларын урнаштыру планнары буенча бәяләмәләр әзерләү;

31)  элемтә операторларына универсаль элемтә хезмәтләрен оештыруга булышлык итү;

32)  «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләре бирү турында» 2006 елның 28 апрелендәге 32-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә халыкка тимер юл, эчке су транспорты (шәһәрара һәм муниципальара элемтә) хезмәте күрсәтүне оештыру буенча бирелгән Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру.


Җитәкче:

Вилданов Руслан Флер улы

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы

Икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге

Лесникова Марина Анатольевна

Идарә башлыгы урынбасары, икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге

Альменеева Эльвира Емельяновна

Идарә башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Транспорт һәм элемтә бүлеге

Вакансия

Идарә башлыгы урынбасары, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Энергетика бүлеге

Мусина Лиана Гали кызы

Энергетика бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Шәһәр оешмалары белән үзара эшчәнлек бүлекчәсе

Мичкова Ольга Юрьевна

Шәһәр оешмалары белән үзара эшчәнлек бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Юл хуҗалыгы бүлекчәсе

Фролов Вячеслав Юрьевич

Юл хуҗалыгы бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Вторник, 16 апреля 2024, 17:40