Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

АТИ идарәсе эшчәнлегенең предметы һәм максатлары

Административ-техник инспекция идарәсе эшчәнлегенең предметы һәм максатлары булып җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл итү өлкәсендә, үз компетенциясе чикләрендә, идарә функцияләрен башкару, Яр Чаллы шәһәре җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын, законнарда билгеләнгән тәртиптә, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, төзекләндерү, транспорт өлкәсенең муниципаль норматив актлары үтәлешен тәэмин итү, шулай ук җир законнарын бозуларны ачыклау һәм туктату, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендәге җирләрдән рациональ һәм нәтиҗәле файдалануга контрольне гамәлгә ашыру.

 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты  органы буларак АТИның вәкаләтләре:

1) үз вәкаләтләре чикләрендә, норматив хокукый актларны үтәгән хәлдә, Яр Чаллы шәһәре территориясендә урнашкан яисә эшчәнлек алып барган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә, аларның төзекләндерү, инженерлык-коммуникация (җир эшләрендә) үткәрүгә, ремонт, төзекләндерү объектларындагы башка эшләрне башкаруга, яшеллек булдыруга, аларны карап тору һәм саклауга контрольне гамәлгә ашыру;

2) үз вәкаләтләре чикләрендә, түбәндәгеләрне контрольдә тота:

- җир участокларын юридик һәм физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә милеккә, арендага, файдалануга бирүне һәм аларның хокукларын туктату тәртибен;

- җирләрдән рөхсәт ителгән төр буенча файдалануны;

- муниципаль милектә торган җир участокларының, дәүләт милке булу чикләнмәгән җир участокларының, аларда урнашкан күчемсез милек объектларының килешү төзү һәм хокукларына дәүләт теркәве үткәрү турындагы документларның булуын ачыклауны;

- юридик һәм физик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең җир участокларын гамәлдәге законда билгеләнгән срокларда үзләштерелүен;

- җир участокларына хокук бирү тәртибен саклауны;

- җирне тиешенчә кире кайтаруны;

- муниципаль милектә булган җир участокларына, дәүләт милке булу чикләнмәгән җир участокларына аренда бәясе һәм җир салымы түләүне тәэмин итүне;

- межалау һәм геодезия билгеләре булуны һәм саклауны;

3) үз компетенциясе чикләрендә, юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җирләрдән файдалану мәсьәләләрен һәм төзекләндерү, инженерлык-коммуникация, төзекләндерү объектларындагы башка эшләрне башкару, яшел утыртмалар булдыру, аларны карау һәм саклау, санитария торышын тәэмин итү, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы, йорт ишегалларына, оешмаларга, биналарга, шулай ук торак йортларга, сәүдә, уку-укыту һәм балалар учреждениеләренә керү юлларын булдыру, шәһәр территориясендә җир эшләре башкаруга ордер бирү буенча Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарын һәм башка төрле хокукый актларның ничек үтәлүен билгеләү буенча планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү;

4) санитария торышын, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, йортларның, оешмаларның, шулай ук торак, эш урыннары объектларына, сәүдә, уку-укыту, балалар һәм башкалар урнашкан биналарга керү юллары булдыру, шәһәр территориясендә җир эшләре башкаруга ордер бирү белән бәйле мәсьәләләрне карап тикшерү;

5) җир эшләрен башкару һәм төзекләндерүне торгызу мониторингын гамәлгә ашыру;

6) җир эшләрен, шул исәптән авария-торгызу эшләрен башкаруга бирелгән ордерлар буенча эшләрнең башлану һәм тәмамлану срокларын контрольдә тоту;

7) төзекләндерү өлкәсендә җитешсезлекләрне профилактикалау (шәһәрне санитар чистарту, яңа төзелеш буенча эшләр, гамәлдәге яшелләндерелгән территорияләрне һәм башка тышкы төзекләндерү объектларын карап тору);

8) автомобиль юлларының, яшел утыртмаларның һәм башка төзекләндерү объектларының сакланышын тәэмин итүне контрольдә тоту, яшел утыртмаларны юкка чыгарудан киләчәк яки килгән зыянны исәпләп чыгару;

9) Яр Чаллы шәһәре территориясендә урнашкан коммуналь инфраструктура объектларын тиешле дәрәҗәдә эксплуатацияләүне контрольдә тоту (төзекләндерү өлкәсендә муниципаль норматив хокукый актларны үтәү өлешендә);

10) Яр Чаллы шәһәрендәге биналарны урнаштырганда, төзегәндә, реконструкцияләү, эксплуатациягә кертү, эксплуатацияләү, консервация һәм ликвидация эшләре башкарганда, корылма һәм башка төрле хуҗалык-көнкүреш объектларын төзегәндә төзекләндерү кагыйдәләрен саклауны контрольдә тоту;

11) юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру барышында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында»гы Федераль закон нигезендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча вакытын билгеләп күрсәтмәләр бирү;

12) төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне һәм аңа контрольне тәэмин итү (Яр Чаллы шәһәре территориясенең җәмәгать транспорты тукталышларында һәм тукталыш павильоннарында чисталык һәм тәртипне, карап торуны тәэмин итү);

13) шәһәрнең муниципаль милкендә булган урман участокларында муниципаль урман контролен гамәлгә ашыру;

14) АТИ компетенциясе чикләрендә, җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук шәхси ихтыяҗ максатларында товар кайтаруга, эшләр башкаруга, муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән контрактлар буенча муниципаль заказчы сыйфатында катнашу;

15) билгеләнгән тәртиптә, белгечләрне һәм экспертларны идарә эшендә катнашуга җәлеп итү;

16) АТИ компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча методик документлар эшләү;

17) зыян китерү исәбеннән чыгып, җир ресурсларын, өслектәге суларны пычранудан саклау, яшел утыртмаларны саклауны оештыру буенча чаралар эшләү;

18) атмосфера һавасына чыгарылган пычраткыч матдәләрне таратып юкка чыгару буенча эш алып бару;

19) АТИ компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар эшләүдә катнашу; 

20) шәһәр парковкаларын, шул исәптән җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, төзекләндерү, хезмәт күрсәтү һәм файдалану мәсьәләләрен заманча технологияләр кулланып һәм түләүнең акча күчерү юлы белән башкарылуын гамәлгә кертү;

21) карап тикшерү идарә компетенциясендә булмаган җитешсезлекләр ачыкланганда, мәгълүматны, материалларны башка контроль органнарына җибәрү;

22) шәһәр бюджеты проектын формалаштыруда катнашу (идарә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарга кагылышлы өлешендә);

23) АТИ компетенциясе белән бәйле бәхәсләр буенча судларда катнашуны тәэмин итү, шул исәптән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты исеменнән;

24) гражданнар кабул итүне, гражданнарның телдән һәм язмача мөрәҗәгатьләрен үзвакытында һәм тулысынча карап тикшерүне тәэмин итү, алар буенча карарлар кабул итү һәм аларны Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокта мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрүне гамәлгә ашыру;

25) муниципаль контрактлар төзүдән башка сатып алынган товарлар реестрын алып бару;

26) законнар, муниципаль актлар белән каралган нигезләрдә һәм тәртиптә башка вәкаләтләрне дә гамәлгә ашыру.


Җитәкче:

Хамматов Алмаз Зөлфәт улы

Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Җирдән файдалануны һәм яшел утыртмалар сакланышын контрольдә тоту бүлеге

Касыймов Азат Рөстәм улы

Җирдән файдалануны һәм яшел утыртмалар сакланышын контрольдә тоту бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Административ-техник инспекция



Среда, 3 апреля 2024, 11:13