Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр

1.1 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гомуми бүлеге (алга таба – бүлек) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) эшчәнлегенең материаль, хуҗалык, оештыру, мәгълүмати-техник һәм мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен төзелгән. 

2.1 Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларга, шулай ук әлеге нигезләмәгә таянып эш итә.

3.1 Бүлек билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, Башкарма комитет структурасына кергән органнар һәм башка оешмалар белән үзара эшчәнлек алып барырга хокуклы.

3.1.1 Бүлек турында нигезләмә, аның структурасы, штатлар саны Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан раслана.

3.1.2 Бүлек үз эшчәнлегендә турыдан-туры Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенә буйсына.

3.1.3 Бүлек Башкарма комитет Аппаратына керә, аның үз атамасы белән бланкы, штампы бар.


2 бүлек. Бүлекнең төп бурычлары һәм функцияләре


2.1. Бүлекнең төп бурычлары:

2.1.1 Башкарма комитет бинасын хезмәтне саклау законнары һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килерлек итеп файдалану һәм аны карап тоту;

2.1.2 Башкарма комитетның структур бүлекчәләрен материаль-техник яктан тәэмин итү;

2.1.3 Башкарма комитетта мәгълүматның сакланышын тәэмин итү.

2.2 Бүлекнең төп функцияләре:

2.2.1 Башкарма комитет эшчәнлеген материаль, хуҗалык һәм мәгълүмати-техник яктан тәэмин итү, Башкарма комитетның материаль ресурсларын рациональ файдалану, аларның исәбен алып бару һәм тиешенчә, экономияле тотуны тәэмин итү;

2.2.2 Башкарма комитет бинасын, андагы кабинет бүлмәләреннән файдалану һәм карап тотуны, аларның производство санитариясен һәм янгыннан саклану кагыйдәләре һәм нормаларына җавап бирерлек торышын, җиһазларның (лифтлар, яктырту, җылыту системалары, вентиляция һәм башкалар) төзеклеген контрольдә тотуны тәэмин итү, административ бинага техник хезмәт күрсәтүгә, гардероб хезмәтенә, Башкарма комитетның кабинет бүлмәләрен җыештыруга килешүләр төзүне оештыру;

2.2.3 Башкарма комитет хезмәткәрләренең хезмәтне саклау турындагы законнарны һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре буенча эшне оештыру;

2.2.4 Яр Чаллы шәһәренең бердәм мәгълүмат пространствосында Башкарма комитетның мәгълүмат системалары үсешенә (яңартылуына) һәм камилләшүенә ирешү максатында аларның үзара килешеп, берлектә эшләвен тәэмин итү;

2.2.5 Башкарма комитетта мәгълүматның, шул исәптән дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматның санкцияләнмәгән үтеп керүләрдән техник сакланышын оештыру;

2.2.6 Башкарма комитетның мәгълүмати һәм коммуникацияләр системасын эшләтүне тәэмин итү;

2.2.7 мәгълүматны саклау чараларына хезмәт күрсәтү һәм алар белән идарә итү, мәгълүмат куркынычсызлыгына янауларны нәтиҗәле кире кагу;

2.2.8 бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү;

2.2.9 мәгълүматны саклау мәсьәләләре буенча оештыру, координацияләү, методик җитәкчелек итү эшләрен башкару;

2.2.10 дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматны комплекслы саклау буенча эшне һәм техник чаралар эшләүне һәм гамәлгә кертүне оештыру;

2.2.11 Башкарма комитетта бердәм техник сәясәт үткәрү, мәгълүматны саклау буенча эшләрне оештыру һәм координацияләү;

2.2.12 дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматны чит илнең техник разведкаларыннан, мәгълүматның техник каналлар аша читкә чыгуыннан саклау буенча эшләр планлаштыруны һәм комплекслы саклауны гамәлгә ашыру;

2.2.13  Башкарма комитетта аттестацияләүгә һәм тиешле дәрәҗәдә яшерен булган мәгълүматлар белән эшләгәндә мәгълүмат саклауны тәэмин итү таләпләрен үтәү буенча аттестация үткәрүне оештыруга эш урыннары әзерләүдә катнашу;

2.2.14 хезмәт буенча мәгълүматның тулылыгын, дөреслеген, һәркем ала алырлык булуын һәм конфиденциальлеген гарантияләүне тәэмин итү;

2.2.15 дәүләт сере буларак саклана торган мәгълүматлар белән эш башкаруга техник йөкләмәләрне килештерүдә катнашу;

2.2.16 Башкарма комитетта мәгълүматны саклау чараларының нәтиҗәлелегенә квартал саен контроль ясау;

2.2.17 техник чараларны һәм алар урнашкан урыннарны карау нәтиҗәләре буенча аларның саклану дәрәҗәсе турында техник документлар тутыру;

2.2.18 Башкарма комитетның структур бүлекчәләре хезмәткәрләренең мәгълүмат саклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыру өчен укулар оештыру.

2.2.19 Башкарма комитетның административ бинасын һәм пропуск режимын саклауны тәэмин итү;

2.2.20 территорияне төзекләндерү, яшелләндерү, барлыкка килгән калдыкларны чыгару һәм җыештыру, Башкарма комитет бинасының фасадын бизәү, күрсәткеч табличкаларны, элмә такталарны, полиграфия продукцияләрен, флагларны яңарту эшләрен оештыру;

2.2.21 бинаны, инженерлык җиһазларын һәм Башкарма комитетның транспорт чараларын ремонтлау эшләрен үз вакытында башкаруны тәэмин итү;

2.2.22 Башкарма комитет җитәкчеләрен автотранспорт хезмәте белән тәэмин итү һәм Башкарма комитет хезмәткәрләрен дежур машина белән тәэмин итү эшләрен оештыру;

2.2.23 Башкарма комитетның материаль-хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар кайтару, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә муниципаль заказлар формалаштыру;

2.2.24 бинаны көзге-кышкы һәм язгы-җәйге файдалануга әзерләү эшләрен оештыру;

2.2.25 материаллар алу, саклау, шулай ук аларны инвентаризацияләү, чыгымнарның исәбен алып бару, билгеле тәртиптә хисаплылыкны төзү һәм материалларны нигезле сәбәп нәтиҗәсендә гамәлдән чыгару эшен башкару;

2.2.26 бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча белешмә, мәгълүмати, аналитик һәм башка материаллар әзерләү.

2.2.27 «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында»1992 елның 8 июлендәге1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү;

2.2.28 «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм алар нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларны үтәү өчен кирәкле чараларны тәэмин итү.

2.2.29 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлек башка функцияләр дә үти.


3 бүлек. Бүлекнең хокуклары


3.1 Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен бүлек билгеләнгән тәртиптә түбәндәге хокукларга ия:

3.1.1 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, Башкарма комитет структурасына кергән органнар һәм башка оешмалардан бүлеккә йөкләнгән функцияләрне үтәү өчен кирәкле мәгълүматны һәм документларны сорату һәм алу;

3.1.2 Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе карап тикшерүенә бүлекнең, Башкарма комитетның эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр белән чыгу;

3.1.3 бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча киңәшмәләр үткәрү;

3.1.4 үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда бүлекнең рәсми бланкларын һәм штампын файдалану.

3.1.5 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлек башка хокукларга да ия.


4 бүлек. Эшчәнлекне оештыру


4.1 Бүлек структурасына түбәндәге бүлекчәләр керә:

4.1.1 материаль-техник тәэминат һәм бинаны карау бүлекчәсе;

4.1.2 мәгълүмати тәэмин итү һәм мәгълүмати иминлек бүлекчәсе.

4.2 Бүлеккә җитәкчелек итүче башлык әлеге вазыйфага Башкарма комитет боерыгы белән билгеләнә һәм Башкарма комитет боерыгы белән вазыйфадан азат ителә.

Бүлек башлыгы турыдан-туры Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенә буйсына.

4.3. Бүлек бүлекчәләренә бүлекчә мөдирләре җитәкчелек итә.

Бүлекчә мөдирләре турыдан-туры бүлек башлыгына буйсына.

4.4 Бүлек башлыгы булмаган чорда аның вазыйфаларын документларны имзалау хокукы бирелгән бүлекчә мөдире башкара, әгәр Башкарма комитет Җитәкчесенең башка төрле боерыгы булмаса.

4.5 Бүлек хезмәткәрләрен вазыйфага билгеләү һәм вазыйфадан азат итү бүлек башлыгы тәкъдиме буенча Башкарма комитет боерыгы белән башкарыла.

4.6 Бүлек башлыгы түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

4.6.1 бүлеккә йөкләнгән бурычларны һәм функцияләрне үтәүне тәэмин итә;

4.6.2 бүлекнең эшен планлаштыра;

4.6.3 бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча әзерләнгән документларны һәм материалларны имзалый;

4.6.4 бүлек эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча Башкарма комитет Җитәкчесе үткәрә торган киңәшмәләрдә катнашырга хокуклы;

4.6.5 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә бүлек башка функцияләр дә үти.


5 бүлек. Җаваплылык


5.1. Бүлек хезмәткәрләре түбәндәгеләр өчен җаваплылык тота:

5.1.1 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә аларга йөкләгән бурычлар үтәлмәгәндә яки тиешенчә үтәлмәгәндә;

5.1.2 үз хезмәт эшчәнлеген алып бару процессында Россия Федерациясенең административ, җинаять һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә хокук бозулар булганда;

5.1.3 Россия Федерациясенең хезмәт һәм гражданлык законнарында билгеләнгән чикләрдә материаль зыян килгәндә.


Җитәкче:

Исмәгыйлев Альберт Наил улы

Башкарма комитетның гомуми бүлеге башлыгы

Мәгълүмати тәэмин итү һәм мәгълүмати иминлек бүлекчәсе

Камаретдинов Айдар Ринат улы

Мәгълүмати тәэмин итү һәм мәгълүмати иминлек бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Материаль-техник тәэминат һәм бинаны карау бүлекчәсе

Сабирҗанова Энзилә Гомәр кызы

Материаль-техник тәэминат һәм бинаны карау бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Понедельник, 20 марта 2023, 10:02