Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп бурычлары һәм функцияләре

1. Идарәнең төп бурычлары булып эш кәгазьләрен алып баруны төгәл оештыру һәм документлар белән эшләүнең бердәм тәртибен тәэмин итү, Башкарма комитет структурасына кергән органнарның эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру, муниципаль хокукый актларның, шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе йөкләмәләренең үз вакытында үтәлешен һәм сыйфатын контрольдә тоту; Татарстан Республикасы Архив фонды документларының сакланышын һәм аларны исәпкә алуны тәэмин итү тора.

2. Йөкләнгән бурычлар нигезендә идарәнең төп функцияләре:

1) документлар әйләнешен оештыру, Башкарма комитет структурасына кергән органнарда документлар һәм хезмәт корреспонденциясе йөрешенең бердәм тәртибен тәэмин итү, Башкарма комитетның Эш регламенты үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

2) корреспонденцияне (кергән, чыккан, эчке), шул исәптән махсус элемтә чаралары аша тапшырылган корреспонденцияне экспедицион эшкәртү, кабул итү, теркәү, исәпкә алу, саклау, илтеп тапшыру һәм тарату;

3) Башкарма комитет структурасына кергән органнарда эш кәгазьләрен алып бару һәм башкару дисциплинасы торышын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

4) Башкарма комитет структурасына кергән органнар тарафыннан шәһәр Хакименә, Башкарма комитет Җитәкчесенә имзалауга бирелә торган документларны әзерләү һәм рәсмиләштерү дөреслеген контрольдә тотуны оештыру;

5) муниципаль хокукый акт проектларын рәсмиләштерү, теркәү һәм бастырып чыгаруга әзерләү, аларны башкаручыларга һәм кызыксынучы структураларга җиткерү;

6) муниципаль хокукый акт проектларын әдәби һәм техник редакцияләүне гамәлгә ашыру;

7) муниципаль хокукый акт проектларын төзү һәм рәсмиләштерүнең дөреслеген контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

8) муниципаль хокукый актлар, гражданнар хатлары һәм мөрәҗәгатьләрен, Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты текстларын, башка басма материалларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә тәрҗемә итүне гамәлгә ашыру;

9) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә документлар рәсмиләштерү буенча Башкарма комитет структурасына кергән органнарның белгечләренә, гражданнарга, шәһәр оешмалары вәкилләренә практик ярдәм күрсәтү;

10) Башкарма комитет делоларының җыелма номенклатурасын эшләү;

11) расланган делолар номенклатурасы нигезендә документларны делога формалаштыру;

12) эш кәгазьләрен алып бару, җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын әзерләү буенча методик җитәкчелек итүне гамәлгә ашыру;

13) документлардан файдалануның тиешенчә мөмкинлеген тәэмин итү һәм алардагы мәгълүматтан файдалану;

14) эш кәгазьләрен алып бару буенча төгәлләнгән делоларны һәм Башкарма комитет документларын исәпкә алу һәм саклауны, аларны делолар номенклатурасы нигезендә әзерләү һәм архив бүлегенә тапшыруны тәэмин итү;

15) вазыйфаи корреспонденциянең йөрешен системалы рәвештә анализлау, Башкарма комитет структурасына кергән органнар эшчәнлеген документлар белән тәэмин итүне камилләштерү буенча шәһәр Хакименә, Башкарма комитет Җитәкчесенә тәкъдимнәр кертү;

16) документлар әзерләү һәм аларны йөртү срокларын кыскарту буенча чаралар күрү;
17) документларны компьютерда җыеп әзерләүне, күчермәләрен алуны һәм оператив рәвештә күбәйтүне, башкару техникасына үз вакытында профилактик эшләр үткәрүне оештыру;

18) ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасының мәгълүматлар базасын үз вакытында актуальләштерүне тәэмин итү;

19) бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасының техник ярдәм күрсәтү хезмәте белән үзара элемтәсен тәэмин итү;

20) җирле үзидарә органнары вәкаләтле затларының электрон цифрлы имзалар ачкычы сертификатларын бирүне оештыру;

21) ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасында эшләү буенча җирле үзидарә органнарының белгечләре өчен укыту-өйрәтү семинарлары үткәрү;

22) җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең хат бланкларын исәпкә алу;

23) җирле үзидарә органнарында гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең бердәм тәртибен оештыру һәм тәэмин итү;

24) җирле үзидарә органнарына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итүне һәм үзәкләштерелгән исәпкә алуны гамәлгә ашыру, шулай ук аларны, карап тикшерү өчен, Башкарма комитетның тиешле структур бүлекчәләренә җибәрү;

25) гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү өчен шәһәр Хакименең, Башкарма комитет Җитәкчесенең резолюцияләре проектларын әзерләү һәм аларны, карап тикшерү өчен, Башкарма комитетның структур бүлекчәләренә җибәрү;

26) гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тулаем карап тикшерүне, гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

27) гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү срокларын кыскарту буенча чаралар күрүне тәэмин итү;

28) шәһәр Хакименә, Башкарма комитет Җитәкчесенә имзалауга тапшырыла торган гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләренә, гаризаларына, шикаятьләренә җаваплар әзерләү һәм аларны рәсмиләштерү;

29) мәгълүмати-аналитик белешмәләр, гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре һәм аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча материалларны тиешле тематика буенча системалаштыру;

30) шәһәр Хакименә, Башкарма комитет Җитәкчесенә тапшыру өчен, квартал, ярты ел, ел нәтиҗәләре буенча гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен сан һәм сыйфат ягыннан системалы анализлау һәм гомумиләштерү нигезендә мәгълүмати-белешмә һәм аналитик күзәтү әзерләү;

31) кирәк булган очракларда, шәһәр Хакименең, Башкарма комитет Җитәкчесенең, Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенең, Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе урынбасары, эш кәгазьләрен алып бару идарәсе башлыгының (алга таба – Аппарат Җитәкчесе урынбасары) кушуы буенча, гражданнарның аерым гаризаларын һәм шикаятьләрен урынга барып өйрәнү;

32) гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшли торган оешмаларның эшчәнлек практикасын өйрәнү, аларның уңай тәҗрибәсен кертү. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче белгечләргә әлеге эшне оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирү;

33) кирәкле материалларны, гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтүләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту, шәһәрнең рәсми сайтына урнаштыру өчен бирү;

34) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гаризаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне карап тикшерү, гражданнарны кабул итү;

35) Башкарма комитетның структур бүлекчәләре тарафыннан бирелгән документлар һәм мәгълүматлар нигезендә, шәһәр Хакименә, Башкарма комитет Җитәкчесенә, Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенә имзалауга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт Хакимияте органнарына документлар һәм мәгълүматлар әзерләү;

36) шәһәр Хакименең һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең муниципаль хокукый актларын, йөкләмәләрен башкаручыларга үз вакытында җиткерү;

37) Башкарма комитетта башкару дисциплинасы дәрәҗәсен, шәһәр Хакименең һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең йөкләмәләре үтәлешенең оперативлыгын анализлау һәм бу хакта мәгълүмат әзерләү;

38) «Интернет» челтәре аша кергән мөрәҗәгатьләргә шәһәр Хакименең һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең резолюцияләре үтәлешенең оперативлыгын анализлау һәм бу хакта мәгълүмат әзерләү;

39) шәһәр Хакименең һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең муниципаль хокукый актларының, йөкләмәләренең үз вакытында башкарылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру, кирәк булганда, мондый актларның һәм йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында шәһәр Хакименә һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә тәкъдимнәр әзерләү һәм тапшыру;

40) шәһәр Хакименең һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең контроль йөкләмәләрен гомумиләштерү һәм аларны башкаручыларга җибәрү;

41) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль хокукый акт проектларын һәм башка документларны әзерләү;

42) Башкарма комитет структурасына кергән органнарның эшчәнлеген координацияләү һәм аларның үзара эшчәнлеген тәэмин итү;

43) норматив-хокукый актларны, шулай ук ай, квартал, ел йомгаклары буенча шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе йөкләмәләрен башкару нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматны гомумиләштерү нигезендә анализ ясау;

44) шәһәр Хакименә һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә халыктан массакүләм мәгълүмат чаралары аша кергән мөрәҗәгатьләрне гомумиләштерү, гамәлдәге законнар нигезендә мондый мөрәҗәгатьләр буенча карар кабул итү һәм башкару срокларының үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазыйфаи затларга җибәрү;

45) шәһәр Хакиме һәм шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе киңәшмәләренең беркетмәләрен алып бару, киңәшмәләрнең беркетмәләрен башкаручыларга җиткерү;

46) Ведомствоара электрон документлар әйләнеше региональ системасы сервисларына керү мөмкинлеген гамәлгә ашыру;

47) идарә компетенциясендәге мәсьәләләр, муниципаль хокукый актлар проектларына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

48) дәүләт милкенә караган һәм шәһәр территориясендә булган архив документларын саклау, комплектлаштыру, исәпкә алу һәм файдалану буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

49) оешмаларның – комплектлаштыру чыганакларының даими саклана торган документларын һәм ябылган, яңадан булдырылган оешмаларның шәхси состав буенча документларын саклау һәм барлау;

50) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә билгеләнгән формаларда архив фондларында саклана торган документлар турында мәгълүматлар бирү;

51) документларны саклауның оптималь шартларын булдыру һәм аларның физик сакланышын тәэмин итү буенча чаралар күрү;

52) вакытлыча саклана торган документларны, ябылган, яңадан булдырылган оешмаларның шәхси состав буенча документларын саклау һәм исәпкә алу, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә идарәдә саклана торган фондлар турында билгеләнгән формаларда мәгълүмат бирү; документларны саклауның оптималь шартларын булдыру һәм аларның физик саклануын тәэмин итү буенча чаралар күрү;

53) документлары архивка тапшырылырга тиешле оешмаларның исемлеген эшләү һәм, Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе белән килешү буенча, Башкарма комитет Җитәкчесенә раслауга тапшыру, әлеге исемлекләрне аныклау буенча системалы эш алып бару,  документларны саклауга сайлау һәм кабул итүне гамәлгә ашыру;

54) ябылган, яңадан булдырылган оешмаларны ачыклау һәм барлау, ябылырга, яңадан булдырылырга тиешле оешмаларның исемлеген аныклау;

55) документлардагы мәгълүматларны оператив файдалану максатыннан, архив документларына фәнни-белешмә аппараты булдыру һәм аны камилләштерү;

56) социаль-икътисадый һәм мәдәни-агарту максатында, документларны күргәзмәләрдә, радио һәм телевидениедә, вакытлы басмаларда файдалану; архив документларын, билгеләнгән тәртиптә, аларны фәнни һәм гамәли файдалану максатында, оешмаларга һәм гражданнарга бирү;

57) социаль-хокукый, тематик характердагы запросларны үтәү. Оешмаларга һәм гражданнарга, билгеләнгән тәртиптә, архив белешмәләрен, күчермәләр, документлардан өземтәләр бирү.

58) эш стажын раслау, ябылган оешмалар хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын ачыклау мәсьәләләре буенча Яр Чаллы шәһәрендәге Татарстан Республикасы Пенсия фонды белән үзара эшчәнлек алып бару;

59) шәхси состав буенча ведомство һәм ведомствоара архивларының эшчәнлегенә һәм оешмаларның – комплектлаштыру чыганакларының эш кәгазьләрен алып бару буенча документларны оештыруга оештыру-методик җитәкчелек итү һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашыру; оешмаларда – комплектлаштыру чыганакларында һәм шәһәр территориясендә урнашкан башка оешмаларда булган Татарстан Республикасы Архив фонды документларын билгеләнгән тәртиптә исәпкә алуны алып бару;

60) оешмаларның архивлары, аларның эксперт комиссияләре эшчәнлеген яхшырту, шулай ук дәүләт эш кәгазьләре белән эшләү системаларын һәм документларны бердәм формага китерү системаларын кертү базасында эш кәгазьләрен алыпп бару буенча документларны оештыру чаралары үткәрү;

61) ведомство һәм ведомствоара архивлар, эксперт комиссияләре турында нигезләмәләрне, оешмаларның делолар номенклатураларын, даими саклана торган делолар исемлекләрен, шулай ук фотодокументлар исемлекләрен тикшерү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенең экспертиза-тикшерү һәм методик комиссиясенә килештерүгә һәм раслауга җибәрү;

62) ведомство архивлары эшчәнлеге һәм оешмаларның эш кәгазьләрен алып бару буенча документлар оештыру практикасын өйрәнү һәм гомумиләштерү, аларның уңай тәҗрибәләрен тарату; ведомство архивлары, эксперт комиссияләре һәм эш кәгазьләрен алып бару буенча документлар оештыру эшчәнлеге һәм методикасы мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар, консультацияләр һәм инструктажлар үткәрү;

63) стажны һәм хезмәт хакын раслау буенча Россия Федерациясе регионарыннан килгән социаль-хокукый характердагы запросларны тиешле урыннарга җибәрү.

3. Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.


Җитәкче:

Галиева Нәфисә Иршат кызы

Аппарат Җитәкчесе урынбасары, эш кәгазьләрен алып бару идарәсе башлыгы

Эш кәгазьләрен алып бару бүлеге

Абдуллина Лилия Рифат кызы

Эш кәгазьләрен алып бару бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Архив бүлеге

Хәзрәтова Нэля Мозаффар кызы

Эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең архив бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Контрольдә тоту бүлекчәсе

Иванова Светлана Ивановна

Контрольдә тоту бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлекчәсе

Шәфыйкова Гөлнара Ауезхан кызы

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Пятница, 29 марта 2024, 09:49