Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадровая политика:


Описание:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының персонал белән эшләү һәм муниципаль хезмәт идарәсе (алга таба – идарә) кадрлар сәясәтен тәэмин итү һәм муниципаль хезмәтне оештыру, шулай ук Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының (алга таба – Башкарма комитет) муниципаль хезмәткәрләрен, муниципаль учреждение һәм унитар предприятие җитәкчеләрен сайлап алу, эшкә урнаштыру, квалификацияләрен күтәрү буенча идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыру өчен булдырылган. Йөкләнгән бурычлар нигезендә идарәнең төп функцияләре: 

1) муниципаль хокукый акт проектларын, муниципаль хезмәткә урнашу, муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнү, хезмәтне башкару, муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат итү, муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәттән китүе, пенсиягә чыгуы, шулай ук коррупциягә каршы тору мәсьәләләре белән бәйле башка документларны  эшләү;

2) муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү, закон нормалары белән каршылыкка кергән очракта яки идарәгә тапшырылган функцияләргә ярашлы муниципаль хокукый актлардан югарырак юридик көчкә ия булганда, муниципаль хокукый актларны гамәлдән чыгаруга (көчен югалтуны тану турында) бәйле тәкъдимнәр әзерләү;

3)  Башкарма комитет хезмәткәрләрен хезмәт законнары нигезендә эшкә кабул итү, күчерү һәм эштән азат итүне рәсмиләштерү, хезмәт кенәгәләрен алып бару һәм саклау, шулай ук кадрлар составын формалаштыру;

4) Башкарма комитет хезмәткәрләренең ял итү графигы нигезендә ел саен бирелә торган чираттагы һәм өстәмә ял бирүне тәэмин итү;

5) муниципаль хезмәткәрләргә, Башкарма комитет эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүче хезмәткәрләргә матди кызыксындыру, вазыйфаи хезмәт хакларына айлык өстәмә түләүләрнең күләмен билгеләү (үзгәртү) буенча боерык документлары әзерләү;

6) Башкарма комитет хезмәткәрләренең, муниципаль унитар предприятие һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренең шәхси делоларын һәм шәхси карточкаларын алып бару;

7) Башкарма комитет хезмәткәрләренә хезмәт урыны буенча таныклыкларны билгеләнгән тәртиптә эшләү һәм бирү;

8)  хәрби хезмәт бурычы булганнарның исәбен һәм хисаплылыкны билгеләнгән формалар буенча алып бару;

9) Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә тиешле еллар эшләгән өчен бирелә торган дәүләт пенсиясен билгеләү һәм түләү максатында үзара эшчәнлекне оештыру;

10) муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләрен эшләү һәм аларны килештерүдә катнашу;

11) Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләре реестрларын, Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрларын алып бару;

12) муниципаль хезмәт вазыйфаларына кермәгән һәм Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнары эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүче хезмәткәрләрнең вазыйфалар исемлеген һәм аларга үзгәрешләр кертүне алып бару;

13) «Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» дәүләт мәгълүмат системасында эшне оештыру;

14)  кадрлар резервы белән эшне оештыру һәм аны нәтиҗәле файдалану;

15) муниципаль хезмәткәрләргә ташламалар һәм гарантияләр бирү өчен муниципаль хезмәт стажын исәпләү;

16) аттестация комиссиясе, муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе, Башкарма комитет муниципаль хезмәткәрләренең эш урынында үз-үзләрен тотышына таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү;

17)  Яр Чаллы шәһәре җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә квалификацияле имтихан, аттестация үткәрүне әзерләү һәм тәэмин итү;

18)  вакантлы муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурслар үткәрүне тәэмин итү;

19) муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен анализлау, кадрларны квалификация күтәрү курсларында укыту, яңадан әзерләү һәм стажировка узуларын үткәрү;

20) муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу хакындагы таләпләрне үтәүләрен контрольдә тоту;

21) Башкарма комитет  муниципаль хезмәткәрләренең үзләрен нинди дә булса башка затлар тарафыннан коррупция хокук бозуларына өндәү максатларында мөрәҗәгать итүләрнең барлык очраклары турында эш бирүченең вәкиленә, Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына, башка федераль дәүләт органнарына хәбәр бирүләрен тәэмин итү;

22)  муниципаль хезмәткәрләрне хокукый яктан белемле итүне оештыру;

23) хезмәт урынында билгеләнгән тәртиптә тикшерүләр үткәрү;

24) Башкарма комитет муниципаль хезмәткәрләренең һәм  муниципаль хезмәт өлкәсендәге вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, муниципаль учреждение җитәкчеләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тикшерүне; шулай ук Башкарма комитетның муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә дәгъва кылган гражданнарның мәгълүматларын (коррупция хокук бозуларын профилактикалауга кагылган өлешен) Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары нигезендә тикшерүне; Башкарма комитет муниципаль хезмәткәрләренең эш урынында үз-үзләрен тотышына булган таләпләрне үтәүләрен тикшерүне; Башкарма комитетның муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән гражданнарның муниципаль хезмәттән  киткәннән соң алар белән хезмәт килешүе төзегән очракта, чикләүләрнең үтәлүен тикшерүне оештыру;

25) хокук саклау органнары белән  үзара эшчәнлекне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

26) Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенә Башкарма комитет структурасы һәм штатлар саны буенча тәкъдимнәр кертү;

27) гражданнарның, юридик затларның муниципаль хезмәт белән бәйле мөрәҗәгатьләренә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар әзерләү;

28) хезмәт дисциплинасын бозу очраклары булганда тикшерүләр оештыру, законнар һәм  хезмәт турында, муниципаль хезмәт турындагы башка норматив хокукый актларны куллануда килеп туган хезмәт бәхәсләрен хәл итүдә катнашу;

29) Башкарма комитет хезмәткәрләренең, муниципаль унитар предприятие һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренең гамәлләренә карата гражданнарның тәкъдимнәрен һәм шикаятьләрен тикшерү;

30) Башкарма комитетның структур бүлекчәләрендә, муниципаль унитар предприятие һәм муниципаль учреждениеләрдә кадрлар эше буенча методик ярдәмне гамәлгә ашыру;

31) Башкарма комитет хезмәткәрләренә аларның  хезмәт эшчәнлегенә бәйле сораулар буенча консультация ярдәме күрсәтү;

32) Яр Чаллы шәһәре  муниципаль берәмлегендә  муниципаль хезмәткәрләргә муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү;

33) персонал белән идарә итү мәсьәләләре буенча кергән мәгълүматны җыю, эшкәртү, анализлау һәм Башкарма комитетны дифференциаль мәгълүмат белән тәэмин итү өчен материал әзерләү;

34) шәһәр бүләкләре белән бүләкләү турында муниципаль хокукый акт проектларын, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итүгә билгеләнгән тәртиптә документлар әзерләү;

35) бүләкләү документларын әзерләү һәм аларны карап тикшерү өчен тиешле органнарга җибәрү һәм җибәрелгән документлар буенча дәүләт идарә органнарында карарлар кабул итүне тикшереп торуны тәэмин итү;

36)  үз компетенциясе чикләрендә, дәүләт бүләкләрен тапшыруны үзвакытында оештыру һәм үткәрүне тәэмин итү;

37) бүләкләүгә күкрәк билгеләренең һәм бүләкләү документларының исәбен һәм тапшыруга кадәр сакланышын билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү;

38) бүләкләү материаллары турындагы мәгълүматны саклау режимын һәм файдалану тәртибен үтәүне тәэмин итү;

39) дәүләт бүләкләрен тапшыру турында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына җибәрү өчен хисаплар әзерләү;

40)  таныклыкларның, орден һәм медальләрнең, мактаулы исемнәргә күкрәк билгеләренең документларын торгызу, аларның дубликатларын, югалган бүләкләр һәм яраксыз хәлгә килгән бүләкләр урынына аларны алмаштыру турында документлар эшләү һәм бирүне тәэмин итү;

41) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре, муниципаль хокукый актлар нигезендә билгеләнгән бүләкләр белән бүләкләнгән затларның исәбе кенәгәсен алып баруны тәэмин итү;

42)  бүләкләү документларын шәһәр архивына тапшыруны оештыру;

43) законнар һәм башка норматив хокукый актларны үтәү максатыннан хезмәткәрләр турындагы персональ мәгълүматларны эшкәртү  буенча таләпләрнең үтәлешен, хезмәткәрләргә эшкә урнашуда, аларны укытуда һәм хезмәт буенча югары күтәрелүдә ярдәм күрсәтүне, хезмәткәрләрнең шәхси иминлеген, башкарылган эшләренең күләмен һәм сыйфатын, милекнең сакланышын контрольдә тотуны тәэмин итү;

44) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматларын саклауны тәэмин итү;

45) «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» Татарстан Республикасы законы үтәлешен тәэмин итү;

46) «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» Татарстан Республикасы законын һәм «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;

47) «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларда билгеләнгән таләпләр үтәлешен тәэмин итү.


Кадрлар мәсьәләсе буенча гражданнарны Башкарма комитетның персонал белән эшләү һәм муниципаль хезмәт идарәсе башлыгы Гаделшина Роза Рәшит кызы сишәмбе көннәрендә 16.00 - 18.00 сәгатьләрдә 394 кабинетта кабул итә. 


Җитәкче:

Гаделшина Роза Рәшит кызы

Персонал белән эшләү һәм муниципаль хезмәт идарәсе башлыгы

Кадрлар бүлеге

Дәүләтшина Гүзәл Газизҗан кызы

Кадрлар бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Муниципаль хезмәтне оештыру бүлеге

Смакова Наталья Викторовна

Муниципаль хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Бүләкләү бүлекчәсе

Хәкимова Эльвира Фәрит кызы

Бүләкләү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Вторник, 16 января 2024, 10:04