Татарстанда 1-2 километрга кадәр күз күреме начараю белән буран көтелә
Дүшәмбе, 15 ноябрь 2021, 16:29 / укыдылар: 721
Сишәмбе, 16 ноябрьдә, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар, буран. Төнлә җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -12..-17˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда бозлавык.