Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда юлларны һәм ишегалды территорияләрен, шул исәптән күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан чистарту буенча эш дәвам итә.

Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, кышкы чорда 65 400 рейс башкарылган һәм 800 мең кубометрдан артык кар чыгарылган: «Бу узган ел белән чагыштырганда 19% ка күбрәк. Бу эшне туктатырга ярамый. Шулай ук идарәче компанияләр белән бергә яңгыр коеларын да чистартабыз. Узган атнада насос станцияләрен өстәмә рәвештә тикшердек, алар штат режимында эшлиләр».

Наил Мәһдиев түбәләрне кардан чистартканда иминлек чаралары турында искәртте: "Сез бүген идарәче компанияләр белән очрашасыз,  куркынычсызлык техникасын үтәүгә тагын бер кат игътибар бирегез. Предприятиеләрнең берсендә кар һәм боз чистарту вакытында хезмәткәр зыян күргән очрак  бар. Шуңа күрә кар чистартучылар өчен тиешле экипировка, халык зыян күрмәс өчен киртәләп алынган территория булдырырга кирәк", - диде мэр, Илья Зуевка мөрәҗәгать итеп.

Дүшәмбе, 28 март 2022, 08:48