Мы в социальных сетях

Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә Яр Чаллы егете – 21 яшьлек Артур Рамил улы Шәрәфиев һәлак булган.

Артур Шәрәфиев Яр Чаллыда туган, Яр Чаллы политехника көллиятендә укыган. 2021 елның августында контракт буенча Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хезмәт итәргә киткән.

Әнисенең, отставкадагы полиция подполковнигының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу – зур югалту, һәм без һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кайгы кичерәбез.

Ватан батырына мәңгелек дан!

Артур Шәрәфиев батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык Ордены» дәүләт бүләге белән  бүләкләүгә тәкъдим ителгән.


Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов һәм Башкарма комитет коллективы.

Пәнҗешәмбе, 17 март 2022, 06:47