Мы в социальных сетях

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Кулланучы хокуклары нигезендә глобаль мәгънәдә дүрт төп принцип ята: мәгълүматка хокук, куркынычсызлыкка хокук, сайлап алуга хокук, шулай ук ишетелү хокукы.

«Кулланучылар хокукларын яклау – гражданнарның тормыш сыйфатын билгеләүче иң мөһим дәүләт бурычларының берсе. Бөтендөнья экспертлар берләшмәсе «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия законын иң яхшыларының берсе дип таныды. Ул бүгенге көнгә кадәр мөһим закон акты булып тора һәм даими камилләшә бара. Яңа чакыруларга оператив җавап бирү өчен, Россиядә кулланучылар хокукларын яклауның федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрен үз эченә алган күп дәрәҗәле милли системасы төзелгән», – дип билгеләп үтә Роспотребнадзор җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова.

Гражданнар 14-25 март көннәрендә «Кайнар линия»гә шалтыратып, кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулары белән Роспотребнадзор белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Бердәм консультация үзәгенең телефоны – 8-800-555-49-43. Шулай ук Роспотребнадзорның Җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсында күп кенә файдалы мәгълүмат табарга була.

2021 елда Роспотребнадзор «Сәламәт туклану» – «4 сезон – сәламәт кеше тәлинкәсе» сервисын башлап җибәрде. Бу файдалы сервислар җыелмасы булган беренче рәсми ресурс, бушлай һәм һәркем файдалана алырлык.  Бу күп функцияле сервис платформасы, аның ярдәмендә һәр кулланучы, үз максатларына карап, әйтик, ябыгу яки авырлыкны тотып калу өчен, төрле авыруларны профилактикалау өчен, үзләре өчен сәламәт меню сайлый алачак. Хәзер инде 50гә якын туклану программасы бар, яңалары өстәлеп тора. 

Сишәмбе, 15 март 2022, 16:52