Мы в социальных сетях

ГЭС поселогының мәдәният һәм ял паркында «Профит» Компанияләр Төркеме призларына кышкы ярышлар узды. Компания хезмәткәрләре һәм Комсомол районы мәктәпләре укучылары арасында традицион ярышлар ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» Компанияләр Төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов инициативасы белән үткәрелә.

Спорт чарасында 300дән артык хезмәткәр һәм 80 мәктәп укучысы катнашты.

Чаңгы эстафетасында «Профит» Компанияләр Төркеме ҖЧҖ коллективлары арасында призлы урыннарны: 1 урынны – «Лидер», 2 урында – «НСК», 3 урынны – «Стройдеталь» алдылар.

Укучылар арасында спорт ярышларында призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады: 1 урында – 10 нчы мәктәп, 2 урында – 1 нче мәктәп, 3 урында – 12 нче мәктәп. Укучылар чаңгы эстафетасы, гер күтәрү, противогаз кию, Калашников автоматын сүтү-җыю кебек ярышларда көч сынашты. Чараның һәр катнашучысы күтәренке кәефтә калды.

Чара барышында шулай ук предприятие хезмәткәрләре һәм районның территориаль иҗтимагый үзидарәләренең актив рәисләре рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Шимбә, 5 март 2022, 16:00