Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елның 24 февралендә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Славься, Отечество!» Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале узачак. Фестивальне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә «КАМАЗ» мәдәният йорты оештыра.  

«Славься, Отечество!» фестивале «Вокал», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Театр сәнгате», «Сынлы сәнгать», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләре буенча узачак. Фестивальдә аерым башкаручылар да, иҗат коллективлары да катнаша ала. Катнашучыларның яшь категорияләре: 5 – 8 яшь – 1 нче кече яшьтәге төркем; 9 – 13 яшь – 2 нче кече яшьтәге төркем; 14-18 яшь – урта яшьтәге төркем; 19-24 яшь – яшьләр төркеме; 25 – өлкәнрәкләр – өлкән яшьтәге төркем.  

Гаризалар 2022 елның 18 февраленә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) йорты, «КАМАЗ» мәдәният йорты, 39 нчы бүлмә адресы һәм  dk.org@mail.ru электрон адресы буенча «Славься, Отечество!» фестивале» тамгасы белән кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 54-77-39.

Фестивальнең Нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 15 февраль 2022, 15:36