Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 6 006 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1143,2 тәшкил итә. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Атна эчендә үсеш темплары узган атна белән чагыштырганда икедән артык тапкыр диярлек тәшкил итте. Әгәр элек без лабораториядә расланган яңа коронавирус йогышы турында 20-25 оператив юллама кабул итсәк, хәзер, бер атна эчендә, 50 һәм хәтта күбрәк алабыз. Шуңа бәйле рәвештә ковидка каршы чаралар актуаль булып кала бирә. Бу – социаль дистанцияне, битлек режимын үтәү, барлык дезинфектаннарны куллану, һаваны зарарсызландыру өчен рециркулятор, әлбәттә, массакүләм спорт, мәдәни-тамаша һәм башка чараларны чикләү. Без таләпләрне катгыйландырып, уңай вакытта булган күрсәтмәләрне яңартырга мәҗбүр», - дип билгеләп үтте ул.

Узган атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре Яр Чаллыда 18 хуҗалык итү объектын тикшергән. Тикшерелгән предприятиеләр һәм оешмаларда вакцинация белән 87дән 98%ка кадәр хезмәткәрләр колачланган.

Шәһәрдә вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонентны - 270 мең, икенче компонентны 214 853 кеше ясаткан.

«270 мең граждан үзен саклаган. Без статистиканы беләбез. Вакцинация узган кешеләр чирне күпкә җиңелрәк кичерәләр, аларның кискен нәтиҗәләре юк. Без моны туганнарыбыздан, якыннарыбыздан беләбез. Прививка ясатмаган кешеләр бу авыруны үлем дәрәҗәсенә җитеп кичерә. 40 яшькә җитмәгән ир-егетләр һәм хатын-кызлар тормышлары белән аерылышалар. Конкрет мисалларда кешеләргә сөйләгез», – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенә.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 09:05