Мы в социальных сетях

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 10 934 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көнгә эшсез сыйфатында 1 182 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,42%ка кадәр кимегән, Татарстан буенча бу күрсәткеч 0,61% тәшкил итә.

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, кадрлар үзәге тарафыннан 8 790 вакансия тәкъдим ителә. «Россиядә эш» порталында 1 232 предприятие теркәлгән. Бу ел башыннан 8 762 кеше эшкә урнаштырылган.

«Эшсезлек буенча пособиеләргә 145 миллион 168 мең сумнан артык акча тотылган», - диде ул.

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 11:27