Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иҗади чарада мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Автозавод», «Вахитов», «48 комплекс» территориаль-иҗтимагый үзидарәләр активы катнашты. Жюри хөкеменә 34 эш тәкъдим ителде. Яңа ел уенчыклары Шишкин бульварындагы чыршыны бизәячәк.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында 1 урында – Роман Воронин («Алтын балык» балалар бакчасы), 2 урында – Елизавета Новичкова («Белочка» балалар бакчасы), 3 урында – Кира Бектурова («Белочка» балалар бакчасы), 4 урында – Дарина Ляхова («Алтын балык» балалар бакчасы).

Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында: 1 урында – Кәрим Насыйбуллин (19 нчы мәктәп), 2 урында – Кирилл Губарев (19 нчы мәктәп), 3 урында – Даниил Васин (19 нчы мәктәп) һәм Аэлита Салихова (77 нче гимназия), 4 урында – Алинә Гафиятуллина (19 нчы мәктәп).

Территориаль-иҗтимагый үзидарәләр активы арасында: 1 урында – Люзия Мостафина («Автозавод» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе), 2 урында – Давид Мостафин (28/07 нче йортта яшәүче), 3 урында – Нина Морозова (28/18 нче йортта яшәүче), 4 урында – Валентина Марова («48 комплекс» ТИҮ рәисе).

Конкурста җиңүчеләр 16 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Шишкин бульварында Яңа ел чыршысын ачу тантанасында бүләкләнәчәк. 

Җомга, 3 декабрь 2021, 15:33