Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү буенча эшнең ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, контроль ТР Министрлар Кабинетының 17.11.2021 елгы, 1100 номерлы карары нигезендә башкарылачак, документта 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның QR-кодлардан башка пассажир транспортында булуы тыела.

Шәһәрдә кирәкле эш оештырылган. Контроль-ревизия төркемнәре төзелде, алар составына җәмәгать транспорты һәм полиция вәкилләре кертелгән. Алар барысы да кодларны тикшерү максатыннан, кәрәзле телефоннар һәм интернет белән тәэмин ителгән. Төркемнәр тәүлек вакытына карап ике яки биш кешедән торачак. Зур сыйдырышлы автобусларга һәм трамвайларга алар транспорт хәрәкәте вакытында керәчәк һәм тикшерәчәк, кече автобус пассажирларын керү яки чыгу урыннарында тикшерәчәкләр. Кагыйдәләрне бозган өчен 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган.

Моннан тыш, шул ук Карарның 9 пункты нигезендә, 22 ноябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк булган затларның, соңгы 6 айда вакцинацияләнгән яки расланган авыруны кичергән гражданнардан тыш, ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарның гамәлдә булуы “туктатылып” торачак.

«Барлык чикләүләрнең ни өчен кертелгәнен исегезгә төшерәсем килә. Бу кешеләрне авырудан саклар өчен кирәк. Безнең шәһәрдә халыкның күп өлеше прививка ясаткан инде.  Авыру кичергән чаллыларның да саны шактый.  Үзем дә бу санга карыйм. Мин авырдым да, вакцина да ясаттым.  Тиздән ревакцинация чоры җитә.  Мин бу яктан дөрес карар кабул итәчәкмен һәм ревакцинация ясатачакмын.Илдәге вазгыять бу гамәлләргә мәҗбүр итә.  Бу халыкны авыру очракларыннан саклап калу өчен бердәнбер дөрес карар. Шуңа күрә шактый кыска вакыт эчендә вакцинация ясатырга кирәк. Югыйсә, авырулар санының артуы котылгысыз.  Кешеләр якыннарын югалта. Минем гаиләдә коронавирус инфекциясе авыруы белән бер ел эчендә дүрт якын туганым вафат булды. Шуңа күрә шәхсән минем бу очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында төгәл фикер формалашты», - диде Илья Зуев.

Ул ассызыклаганча, тикшерүләр барлык маршрутларда да алып барылачак.

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрь 2021, 16:23